Логотип
Яңалыклар

Татарстанда җәй кызу булачак

Республикада Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Татарстанда җәй» программасы эшли башлады. Ул беренче июньнән башлап көз башына кадәр дәвам итәчәк. Программаның максаты: республика халкын бер-берсе белән аралаштырып яшәтү, күңелле файдалы җәй бүләк итү.


Программа хакында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. «Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең аралашып яшәвенә бик җылы карый, чөнки нәкъ менә җәмгыятьтә кеше үсә һәм алга бара. Димәк, республика да алга бара», – дип белдерде Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. 


Моның өчен республикада зур эшләр дә башкарыла. Ун ел инде парклар һәм скверлар төзекләндерү программасы эшли. Бу вакыт эчендә 422 иҗтимагый урын  ясалган һәм тәртипкә китерелгән. «Безнең ишегалды» проектына да биш ел. Шушы вакыт эчендә 5174 ишегалдына яңа сулыш өрелгән. Бу – кимендә 1,5 млн. халыкның тормышы тагын да ямьләнгән дигән сүз. 


 Ишегаллары, парк-скверлар үзе бер аралашу мәйданчыгы. Анда төрле чаралар уздырыла. Республикада быел башланган «Күрше-фест» проекты күршеләр культурасын үстерү һәм халыкны ишегалды тормышына актив катнашуны күзаллый. 


Рәис тәкъдим иткән «Татарстанда җәй» программасында да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аның кысаларында бәйрәмнәр дә, спорт ярышлары да, фестивальләр дә үткәрү каралган. 


Боларның барысы турында махсус ясалган leto2025.tatar сайтына кереп белергә була. Анда республикада кайда, нинди чаралар уздырылу турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук җәмәгать  урыннарында чаралар үткәрергә теләге булганнар да сайтка кереп гариза калдыра ала. Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар