Логотип
Яңалыклар

Татарстан Бөтенроссия бушлай юридик хезмәт күрсәтү көненә кушылачак

Татарстан Бөтенроссия бушлай юридик хезмәт күрсәтү көненә кушылачак.

 

 24 сентябрь көнне төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре татарстанлыларның юридик сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүләр «Россия юристлары ассоцияциясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Консультацияләр дистанацион рәвештә узачак. Казанда гариза бирүчеләрне белгечләр Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданында кабул итәләр. 
 9.00–10.30 сәгатьтә Татарстан Дәүләт теркәү кадастра һәм картография федераль хезмәте идарәсе белгечләре кабул итәчәк
9.30–12.30 сәгатьтә Татарстанның конституция суды аппараты белгечләре көтеп кала.
10.30–12.00 сәгатьтә Татарстанның Юстиция министрлыгы катнашында кабул итү булачак.
12.00 сәгатьтә Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәге һәм нотариус татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
13.30 сәгатьтән АО «БТИ» белгечләре кабул итә.
15.00–16.30 сәгатьтә Россия Федерациясенең Татарстан буенча Пенсия фонды белгечләре һәм адвокат хезмәт күрсәтәчәк. 

Консультациягә алдан язылу да мөмкин. 
Мөрәҗәгать итү йә өстәмә мәгълүматат алу өчен 8 843 238 1000 телефоны буенча шалтыратыгыз.
 
Шулай ук сорауларны WhatsApp хезмәте аша да 8-897-205-00-63 номерына, 8-800-201-16-00 телефоны буенча һәм op@tatarstan.er.ru адресына юлларга була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар