Логотип
Яңалыклар

Татар журналлары халыкара күргәзмәдә катнаша

Төркиянең Стамбул шәһәрендә кичә «Халыкара журналлар күргәзмәсе» ачылды. Төрки дөнья, Якын Көнчыгыш һәм Европаның 30 лап иленнән төрле телләрдә дөнья күрүче 450 гә якын журнал арасында «Татмедиа» җәмгыятенең дә басмалары бар. Болар – Казан утлары", "Сөембикә", "Безнең мирас", "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Идел", "Сәхнә", "Чаян"  һәм "Татарстан" журналлары.

Төркиянең Стамбул шәһәрендә кичә  «Халыкара журналлар күргәзмәсе» ачылды. Әлеге илнең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән быел унберенче тапкыр ачылган  күргәзмәдә төрки дөнья, Якын Көнчыгыш һәм Европаның 30 лап иленнән төрле телләрдә дөнья күрүче 450 гә якын журнал тәкъдим ителә. Алар арасында «Татмедиа» җәмгыятенең дә басмалары бар. Болар – Казан утлары", "Сөембикә", "Безнең мирас", "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Идел", "Сәхнә", "Чаян"  һәм "Татарстан" журналлары. Алар белән күргәзмәгә килүчеләрне «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгаятенең PR-директоры Ләйсән Сафина таныштыра. 
Биредә Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргыз, Гагауз (Молдова), Башкорстан, Кырым, Татарстан, Болгария, Косово, Румыния, Македония, Египет, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Гыйрак, Иран һәм Нидерландларда нәшер ителгән журналларны да күрергә мөмкин. 
Күргәзмә Стамбулның Сиркечи вокзалында 11 июньгә кадәр эшләяәчәк. Журналлар белән танышудан тыш, вакытлы матбугат чаралары, коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә кагылышлы төрле очрашулар да планлаштырылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар