Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы. Кем мин» дигән күргәзмә ачыла

17 декабрь көнне Казандагы ES Gallery пространствосында «TATARKA. КТО Я» дигән күргәзмә ачыла.  

17 декабрь көнне Казандагы ES Gallery пространствосында «TATARKA. КТО Я» дигән күргәзмә ачыла.  
Аның авторы һәм кураторы – Элинә Сәфәрова, ә оештыручылары –  ES Gallery  һәм Bespoke Architects. 
Әлеге чарага килүчеләрне Иван Айвазовский картинасы, Карина Гыйззәтуллина һәм Фәнис Низамовның  фоторәсемнәре, Алиса Гулканянның видеоколлажы, Даниил Вторушинның «Сөембикә» картинасы көтә.  Бу күргәзмә замана татар хатын-кызы темасына рефлексия – кем ул, нинди, бүген ул үз-үзе һәм тирә-юньдәгеләр белән нинди мөнәсәбәттә.
Күргәзмә 2013 елның 17 февраленә кадәр, һәр көнне көндезге 12.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк. Адресы –  Казан шәһәренең Островский урамы, 98 нче йорт. Керү ирекле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар