Ташлы Кавал авылында «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясен ачтылар
Биектау районы Ташлы Кавал авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Советлар Союзы Герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясен ачтылар. Бәйрәм чарасына авыл халкы, мәктәп укучылары, кунаклар катнашты. Ташлы Кавал җирлеге башлыгы Илнур Хәйбуллин үз чыгышында композицияне урнаштыруга өлеше кергән якташларына рәхмәт белдерде. Бу идеяне тормышка ашыручы кеше – шушы авыл егете, эшмәкәр, иганәче Рифат Исламов икән.
Композицияне авторы да Рифатның абыйсы – эретеп ябыштыру остасы Ринат Гыйбадуллин. Алар бу композицияне бергәләп киңәшләшеп, фикерләшеп башкарып чыккан. Ул өстәл формасында эшләнгән, өстәлдә – ак , кызыл ромашкалар бәйләме ята, янәшәдә – ачылган китап, анда «Кызыл ромашкалар» шигыре уелган. Шунда ук шагыйрьнең шигырь китаплары.
Рифат Исламов авыл өчен җан атучы кеше, кулыннан килгәнчә халыкка ярдәм күрсәтеп килә. Әле яңа гына авыл мәчете каршына кич белән яна торган ярым ай һәм эскәмия ясатып куйган.
Бәйрәм бик җанлы узды, мәктәп укучылары, укытучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырларын җырлады. Соңыннан кунаклар учакта пешерелгән пылау белән сыйланды, чәкчәк белән чәй эчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк