Логотип
Яңалыклар

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы тренеры сенсацион хәбәр әйтте

Казанга синхрон йөзү буенча Россия Федерациясенең баш тренеры, Россия Герое Татьяна Покровская килде.

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы татар музыкасы астында чыгыш ясаячак. Әлеге сенсацион хәбәрне синхрон йөзү буенча Россия Федерациясенең баш тренеры, Россиянең Хезмәт Герое Татьяна Покровская белдерде.

Казанда ул синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы турындагы китапны тәкъдим итү кичәсендә катнашты. «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы активистлары белән очрашу барышында Татьяна Николаевна команда составындагы спортсменнар, үз көчләре белән Олимпиядә җиңү яулаган кызларыбыз турында сөйләде. Иң гаҗәпләндергәне: синхрон йөзү буенча баш тренерның «начар йөзәм», диюе булгандыр, мөгаен. Билгеле, бу сүзләрне ул шаяртып, тыйнаклык күрсәтеп кенә әйтте. 
Бер китапны, үзенең автографы белән, Татьяна Николаевна редакциябезгә дә бүләк итте.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар