Логотип
Яңалыклар

Шагыйрә Дилә Булгаковадан көтелмәгән сюрприз!

Бүген редакциябезгә бик ерактан – Башкортстаннан ук кунаклар килде. Дилә Булгакова журналыбызның даими авторы. Гыйнвар санында гына аның «Бүләк» дип аталган яңа хикәясе басылды.

Бүген редакциябезгә бик ерактан – Башкортстаннан ук кунаклар килде. Язучы, шагыйрә, популяр җырлар авторы Дилә Булгакованың ерак араларны якын итеп килүенең сәбәбе –  шагыйрәнең ике җыры Рәшит Ваһапов иҗтимагый фонды оештырган «Яңа татар җыры» конкурсында җиңеп, финалга чыккан. «Үз-үземнән качып барам» шигыренә музыканы Италиядә яшәп иҗат итүче Рәфис Хөснетдинов язган. Балалар өчен язылган «Җәй кызы» җырының музыкасы исә Роза Якупованыкы. Иртәгә Казанның «Пирамида» залында әлеге конкурсның Гала-концерты узачак, югарыда атап үтелгән җырлар да яңгыраячак анда. 
Бүген Дилә апаның тагын бер сәләтен ачтык әле, энҗеләр белән бик матур калфаклар да чигә икән ул. Дилә апа безгә күрсәтер өчен шул калфакларын да алып килгән. Менә бу сюрприз дисәң дә сюрприз! Афәрин!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар