Логотип
Яңалыклар

Радий Хәбиров 56 яшендә әти булды

26 гыйнварда Радий Хәбиров 56 яшендә дүртенчегә әти булды. Хәләл җефете Каринэ малай тапты.

 

26 гыйнварда Радий Хәбиров 56 яшендә дүртенче балага әти булды. Хәләл җефете Карина  малай тапты.  Бәхетле әти үзенең инстаграм битендә зур сөенече белән уртаклаша: «Бүген минем әниемә 88 яшь тулган булыр иде. Нәкъ шушы көнне Каринам миңа улымны тудырды. Зур түрә булуын теләмим, бәхетле бала булсын. Без аңа Тимер дип исем кушарга булдык. Ә гомумән, республиканың бөтен балалары – минем балалар. Котлауларыгыз өчен рәхмәт».

«Башкортстанда тыңланган» телеграм-каналы Радий Хәбиров җәмәгате бала тудырганда аның янында булганын хәбәр итә. 

«Ул төн буе йокламаган — беренче тулгактан башлап тәүге имезүгә кадәр хатыны янында булган. Эшкә дә дәваханәдән киткән», – дип яза телеграм канал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар