Логотип
Яңалыклар

QR-кодлар ярты ел гына гамәлдә булырга  мөмкин

Коронавируска каршы вакцинация узуны раслаучы документларның  гамәлдә булу вакытын бер елдан алты айга кадәр кыскартырга кирәк дигән тәкъдим  белән чыкты Россия сәламәтлек саклау министрлыгы белгече.  


Коронавируска каршы вакцинация узуны раслаучы документларның  гамәлдә булу вакытын бер елдан алты айга кадәр кыскартырга кирәк дигән тәкъдим  белән чыкты Россия сәламәтлек саклау министрлыгы белгече.  


Лента. ру сайты язганча Урал федераль округында медицина профилактикасы буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, Медицина фәннәре докторы Сергей Токарев  мондый тәкдим белән чыккан. 


Белгеч әйтүенчә, сертификат моңа кадәр  COVID-19  ухань штаммына исәпләнеп бер елга бирелгән.   Бу штамм дельт-вариант белән чагыштырганда зарарсызрак, пассиврак та. Аның сүзләренә караганда, антитәнчекләр кеше организмында бер елдан азрак саклана.  Шуңа күрә штаттан тыш баш белгеч  QR-кодларны ярты елга гына бирү тәкъдиме белән чыкты.  «Бу эш башкарылырга тиеш», – диде ул.  


Мәдәният учреждениеләренә, социаль хезмәт күрсәтү,  туристик объектларга  һәм  зур сәүдә йортларына керү өчен  QR-кодлар Россиянең 75 төбәгендә кертелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар