Логотип
Яңалыклар

«Печән базары»на килегез: кызык булачак!

29–30 август көннәрендә Иске татар бистәсендә «Печән базары–2021» фестивале узачак.

 

29–30 август көннәрендә Иске татар бистәсендә «Печән базары–2021» фестивале узачак.

«Печән базары» – ел саен Казан шәһәрендә уза торган заманча урам фестивале. Быел ул буыннар диалогы, гаилә, шәҗәрә темасына багышлана. Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, фудкорт, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка күп төрле мәйданчыклар эшләячәк. 
 Дизайн-маркетта быел да 100гә якын артык милли дизайнер катнашачак, биредә фестиваль кунакларына заманча милли продукция тәкъдим ителә. Дизайнерлар кулдан җитештерелгән кием һәм аксессуарлар, түбәтәй-калфаклар, күннән тегелгән янчык, биштәр һәм аяк киемнәре, йорт интерьеры элементлары, уенчыклар, китаплар һ.б. тәкъдим итәчәк. 
Фудкорт мәйданчыгында Казан ризык осталары җитештергән милли ашлар тәкъдим ителә. Биредә каһвә, туңдырма, крафтлы чәй һәм башка төрле сыйфатлы продукция авыз итәргә һәм сатып алырга була.
 Фестивальдә Казанның тарихи үзәге буйлап бушлай экскурсияләр оештырылачак. Кабан күле тирәли велосипед һәм самокатларда узачак экскурсияләр барышында оештыручылар Казанның сәүдәгәр фамилияләре турында сөйләячәк. Фестивальнең икенче көнендә, татарча экскурсияләрдән тыш, рус телендә «Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәр нәселләре» экскурсиясе планлаштырыла. 
 Ике көн дәвамында фестивальгә килгән һәркем «Ачык университет»  проекты уздырган лекцияләрдә, ачык бәхәсләрдә катнаша алачак. «Бүгенге әдәбият: тыелган темалар һәм язылмаган әсәрләр», «Татарча slow living: вакытны акрынайтып буламы?», «Кырык тел өчен кырык проект», «Мин һәм шәҗәрәдәге 126 кеше», «Шагыйрьләр һәм «просто шигырь язучылар» дигән ачык дискуссияләр әзерләнә. 
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ике көн буена остаханәләр мәйданчыгы эшләп торачак. Остаханәләрнең эше көндезге уникедә башлана. Балалар имбирлы прәннекләр, баш киеме бизәргә, фетрдан беләзекләр, керамикадан милли бизәкле эшләнмәләр ясарга өйрәнәчәк, гарәп каллиграфиясе серләренә төшенәчәк. 
Квестта катнашучылар Кабан күле, Иске бистә тирәсендәге тарихи урыннар буйлап аҗдаһа саклый торган хан хәзинәләрен эзләячәк. Квест өчен гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә. 
Фестиваль территориясендә ике фотозона эшләячәк. Фестиваль кунаклары «Печән базары»ның традицион тематик фотозонасында фотолар ясый алачак. Гаилә фотосессияләре өчен махсус аерым фотозона эшләячәк. 
 Ике көнлек концерт программасы кысаларында яшь татар башкаручылары чыгыш ясаячак. 

«Печән базары» фестивале 29 август көнне көндезге сәгать 12дә, Кабан күле ярында башлана. Керү ирекле. 
Дресс-код: милли кием. 

ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА:  «Печән базары» фестивале 2013 елдан бирле уздырыла. Беренче акция 2013 елның апрелендә үза һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышлана. Печән базары (Peçən bazarı) – XVIII гасырда Казанның Иске Татар бистәсендә сәүдә, иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булган. Беренче фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мәчете янында урам ярминкәсе оештырыла. Бу ярминкәдә катнашучылар өчен дресс-код кертелә – киемдә ул чордагы шәһәр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш. Тугыз еллык тарихлы фестивальнең төп максаты – шәһәр яшьләре арасында татар милли мәдәниятен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту. Акция чараларында катнашуга милли мәдәнияткә битараф булмаган, шәһәр шартларында милли зәвык булдырырга омтылган һәм заманча шәһәр мәдәнияте белән кызыксынган барлык кешеләр чакырыла. Катнашучыларны фестиваль партнерларыннан күңелле сюрприз-бүләкләр көтә.
 «Печән базары» фестивален оештыручы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар