Логотип
Яңалыклар

Нәҗибә ИХСАНОВА вафат

Көннәр язга авышкан кояшлы бу көндә авыр хәбәр килеп иреште.

Көннәр язга авышкан кояшлы бу көндә авыр хәбәр килеп иреште.
 Озакка сузылган каты авырудан соң, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә апа Ихсанова вафат. 
Барыбызның да яраткан артисткасы... 
Нәҗибә Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. Мәскәүдә, Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Булачак ире, атаклы драматург Туфан Миңнуллин белән алар шул вакытта танышалар.
 Аның бөтен иҗади тормышы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. 
Бу минутларда һәркем күңеленнән ул уйнаган рольләрне искә төшерәдер.
Миләүшәсен («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», Т. Миңнуллин), 
Гөлфинәсен («Әниләр һәм бәбиләр», Т. Миңнуллин),
Мариясен («Илгизәр + Вера», Т. Миңнуллин),
Әүдекиен («Гөргери кияүләре», Т. Миңнуллин),
Өммиясен («Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин),
Мөхлисә Бубыен («Үлеп яратты», Р. Зәйдулла),
Гөлҗиһанын («Банкрот», Г. Камал)...
Ул уйнаган йөзләгән рольнең һәммәсен санап чыгу мөмкин дә түгел... 
Якыннарының – кызы Әлфия Миңнуллина гаиләсенең, оныкларының, туганнарының, аны үз иткән, сәхнәдә аңа мөкиббән булган һәр татар тамашачысының тирән кайгысын уртаклашабыз. Нәҗибә Ихсанованың якты образы безнең күңелләрдә озак сакланыр...

Мәрхүмә белән хушлашу 15 мартта 11:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем ин яраткан артисткам иде,БИК кызганыч.Урыны жэннэт турлэрендэ булсын инде! Эмиин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыннарыгыз жэннэттэ булсын,Нэжибэ ханым!

      Хәзер укыйлар