«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
Казанның «Гаилә» мәчете февраль аенда «Нәселебез шәҗәрәсе» дип аталган бәйге башлап җибәргән иде. Үз нәселе тарихына битараф калмыйча, гаилә тарихлары белән кызыксынучылар 2025 елның 6 февраленнән 15 апрельгә кадәр үз эшләрен жюри карамагына тапшыру мөмкинлегенә ия булды. Быел конкурска 30 дан артык эш кабул ителгән. «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән оештырылды.
Мәртәбәле жюри әгъзалары – Шиһап Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова, фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова, «Ядкарь» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең коммерцияле булмаган автономияле оешма рәисе Айсылу Галиева, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның шәҗәрәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге архивисты Роза Мөхәммәтҗанова һәр эшне җентекләп тикшергәннән соң, призлы урыннар билгеләнде. «Җиңүгә – 80 ел», «Төбәк тарихы сагында», «Яшь тарихчылар» кебек өстәмә номинацияләр буенча да игътибарга лаек эшләргә бәя бирелде.
Җиңүчеләргә бүген «Гаилә» мәчетендә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк