Логотип
Яңалыклар

«Мондый очрашулар безгә көч бирә»

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов махсус хәрби операциясе зонасында булган табибларның  әниләре, хатыннары, туганнары белән очрашты. 


Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов махсус хәрби операциясе зонасында булган табибларның  әниләре, хатыннары, туганнары белән очрашты. 


Ирина ханым Горбунованың улы МКДЦда кан тамырлары хирургы булып эшләгән Узган ел мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә китә. Ана улы китү белән җәмәгать эшенә керешкән.

Депутат Айрат Фәррахов киңәше белән мессенджерда махсус төркем төзегәннәр. Анда Татарстаннан киткән  36 медицина хезмәткәренең якыннары кергән. Алар бер-берсе белән элемтәдә. Ирина ханым әле бүген генә ялга кайткан улы Вадимны озаткан. 
МХОдә катнашкан табиблар, фельдшерларның якыннары белән депутат  икенче тапкыр очраша икән.  

– Татарстаннан киткән бөтен медицина хезмәткәрләре үз белгечлекләре буенча эшли.  Бик профессиональ егетләр. Аларның якыннары белән элемтәдә торабыз. Килеп чыккан проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Мин аларга бары тик рәхмәтле генә.  Егетләрнең якыннарына, әлбәттә, җиңел түгел: балалар да үстерәсе, тормышны да алып барырга кирәк, көнкүреш проблемалары да туып тора. Бүгенге очрашуда да төрле сораулар булды. Барысын да хәл итәчәкбез. Бу – безнең бурыч. Анда безнең коллегалар, без аларга дивар булырга тиеш, – дип әйтте очрашудан соң Айрат Фәррахов. 


 Ирина ханым махсус операциядә катнашкан егетләргә һәм якыннарына ярдәм итү буенча Дәүләт Думасы депутатының  рәсми ярдәмчесе икән. Бәрелештә булган егетләргә берничә тапкыр гуманитар ярдәм дә җыеп җибәргәннәр. 


– Балаларыбыз, ирләребез белән горурланабыз, – ди Ирина ханым. – республика йөзенә кызыллык китермиләр, без бары рәхмәтләр генә ишетәбез,  егетләрнең берсе дә качмады, лаеклы рәвештә киттеләр. Монда калганнарга да җиңел түгел. Без һәрвакыт элемтәдә. Ә мондый очрашулар безгә психологик яктан ярдәм итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар