Логотип
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм»: «АИГЕЛ» дуэты, антипремия, Татар-дозор

Ел саен Тукайның туган көнендә кабатлана торган «Мин татарча сөйләшәм!» шәһәр фестивале быел 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак


 
Ел саен Тукайның туган көнендә кабатлана торган  «Мин татарча сөйләшәм!» шәһәр фестивале быел 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә   Казанның Бауман урамында узачак. Фестивальнең махсус кунагы – «АИГЕЛ» дуэты. АИГЕЛ  –  Казанда яшәүче текстлар авторы Айгөл Гайсина һәм Санкт-Петербург музыканты Илья Барамиянең иҗади дуэты. Электрон хип-хоп дуэт ике тапкыр «Вечерний Ургант» телетапшыруында катнашты, соңгы тапшыруда төркем татарча җырлардан төзелгән яңа «Пыяла» альбомын тәкъдим итте. 

Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Акциянең музыкаль бизәлешен Yummy Music лейблы башкара. 

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә. Концерт барышында “Татар дозор” җиңүчеләре игълан ителәчәк, «Ялкын» журналы белән уртак интернет-бәйгегә старт биреләчәк, төрле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук «Татар Дозор» квест-уены җиңүчеләре бүләкләнә,  «Тяжело с татарским» антипремиясе  тапшырыла.

Финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбfрәкҗан алып барачак.
Акциянең туры трансляциясен фестивальнең YouTube каналында һәм ВК төркемендә күзәтергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар