Логотип
Яңалыклар

Милли проектлар турында ниләр беләбез?

«Бу тамга артында нәрсә?» «Милли өстенлекләр» – «Национальные приоритеты» хәрәкәте шундый исемдәге реклама кампаниясе башлап җибәргән. Анда илебездәге милли проектлар турында сөйләнелә.

«Бу тамга артында нәрсә?» «Милли өстенлекләр» – «Национальные приоритеты» хәрәкәте шундый исемдәге реклама кампаниясе башлап җибәргән. Анда илебездәге милли проектлар турында, шул проектлар кысаларында нинди объектлар төзелүе, нинди юллар, күперләр салынуы турында сөйләнелә. Геройлары исә гап-гади кешеләр. Чараның максаты – милли проектларның хәзерге вакытта үтәлешен күрсәтү. Барлыгы дүрт реклама ролигы төшерелгән.

Беренче ролик «Мәгариф» милли проектына багышланган. Әлеге проект кайда яшәвенә карамастан, баланың төпле һәм сыйфатлы белем алырга мөмкинлеге булырга тиешлеге хакында сөйли. 2020 елда әлеге милли проект кысаларында илебездә 160 белем бирү оешмасы төзелгән, 2021 елда тагын 156 мәктәп ачылырга тиеш.

Икенче ролик «Фән һәм университет» милли проектының үтәлешен чагылдыра.

«Демография» проектының үтәлешен чагылдыручы ролик илебездә яшәүче һәр кешегә спортны якынайту өчен башкарылган эшләрне барлый.

Өченче ролик балалар мөкиббән китеп караган «Смешарики» мультфильмы турында. «Экспорт» милли проекты ярдәме белән әлеге мультфильм шундый популярлык казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар