Логотип
Яңалыклар

Хыялларга канатлар куегыз, «Ал җилкәннәр»!

Кариев театрының 36 нчы сезоны «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачылачак. Александр Гринның моннан нәкъ 100 ел элек – 1923 елда язылган «Ал җилкәннәр» феериясен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән. Ассоль һәм Грей хикәяте театр сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә...

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, аның репертуары, артистлары тамашачылар күңелендә һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра. Яраттыра торган театр ул! Әле менә журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуыннан да никадәр яңалык ишетеп, яңа спектакльләрен тизрәк карыйсы килеп таралыштык.

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, оештыру эшләре буенча  директор урынбасары Искәндәр Вәлиев, «Ал җилкәннәр» премьерасында Ассоль ролен башкаручы актриса Ләйсән Большова яшь тамашачыларны җәлеп итәрлек спектакльләре, гастрольләр, премьералар турында сөйләделәр.

Кариев театрының 36 нчы сезоны «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачылачак. Александр Гринның моннан нәкъ 100 ел элек – 1923 елда язылган «Ал җилкәннәр» феериясен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән. Ассоль һәм Грей хикәяте театр сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә. Тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнәчәк, зал диңгезгә әвереләчәк, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудырачак, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләрен күзәтә алачак, дип ымсындырды спикерлар.

«Ал җилкәннәр» – балалар һәм яшүсмерләрне Грин дөньясына чакыру да, балачакта кадерле булган классик әсәрне яңарту да, – дип аңлатты Луиза Шарова. Ул, гомумән, мәктәп дәреслекләренә кергән әсәрләргә яңа төс биреп, җан өреп, балаларга якынайту ягында. Сүз уңаеннан шунысын да әйтәсе килә: театр коллективы Әмирхан Еники дөньясындагы кыйммәтләрне җиткерү җәһәтеннән, язучының «Әйтелмәгән васыять» әсәренә, башка-башка хикәяләренә алынган.

Ә күңел һаман «Ал җилкәннәр» дип талпына...
«Йосыф Бикчәнтәевнең хыялый музыкасы, Артур Шәйдуллин куйган биюләр, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикованың сценограф буларак үзен ачуы... Бу өч яшь кеше Ассольнең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте», – дип сөйләде Ренат Әюпов.

«Мин мондый лирик образда әле беренче тапкыр. Әсәрне укып чыккач, үземдә Ассоль белән уртак якларны эзли башладым. Мин дә хыялый, романтик, могҗизаларга ышанам. Шуңа күрә авырлыклар тоймадым. Ренат абый – корабль капитаны ролендә. Аның җылысын тоеп уйнагач, ничектер җиңел дә, рәхәт тә, –  дип, сөенечләре белән уртаклашты Ләйсән Большова.

Оештыру эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Вәлиев исә сентябрь ае гастрольләре белән таныштырды. Кариев театры Салават дәүләт башкорт драма театры, Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләрен көтә икән. Болардан тыш, Казанда яшь режиссерларның АРТМИГРАЦИЯ Бөтенроссия фестиваль-форумы узачак, анда катнаша торган ике спектакль Кариев театрында күрсәтеләчәк.
Ә без «Ал җилкәннәр» кузгаткан хисләр дулкынында, тизрәк премьераны көтәбез. 
Эльмира ЗАКИРОВА  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар