Логотип
Яңалыклар

Хатынын атып үтергән

Ижауда 43 яшьлек ир мылтыктан башта хатынын, аннан дустын, үзен үтергән.


«Бизнес онлайн» газетасы язуынча, Елена Ильина сатучы булып эшләгән. Язылышмыйча гына Роберт Гыйльманов белән яшәгән. Хатынның  9 яшьлек улы һәм 16 яшьлек кызы булган. Ире хатынын гел эшкә китереп, алып кайтып йөргән.


 Соңгы вакытта гаиләдә бик еш кына низаг чыккан. Ир еш кына эчкән һәм хатынына кул күтәргән, хәтта үги кызына бәйләнгән, дип яза җирле матбугат.  Хатын кара тавыштан туеп, китәргә уйлаган. Әмма Роберт Гыйльманов әлеге карар белән килешмәгән.  Кибеткә килгән дә хатынын мылтыктан атып үтергән һәм  машинасына утырып качкан. Аның янында дусты да була.  Хокук саклау органнары качкан ирләрне эзли башлаган. 


Озак эзләргә туры килми, полиция хезмәткәрләре аларны кайнар эздән таба. Качкыннар берсенең әтисе яшәгән Әгерҗе районының Мукшур авылына туктаган булалар. Полиция хезмәткәрләреннән җинаятьчеләр хуҗасыз йортка кереп бикләнә.  Почмакка куып кертелгәнен аңлаган Роберт Гыйльманов башта дустын, аннан соң үзен атып үтерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар