Логотип
Яңалыклар

Хатын-кызлар инициативалары бер мәйданда

Барлык төбәк хатын-кыз клубларын берләштереп, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, җәмгыятьтәге социаль проблемаларны хәл итүне тагын да камилләштерергә. Дәүләт Советында  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз–депутатлар берләшмәсе үткәргән түгәрәк өстәлдә әнә шул фикер яңгырады.

Оешма җитәкчесе депутат Алсу Нәбиева җәмгыятьтә социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән хатын-кызлар оешмаларының иң яхшы эш тәҗрибәсен җыеп берләштерергә кирәклеген әйтте. Бу җәһәттән депутат үзе дә Татарстанда депутат хатын-кызлар алып барган тәҗрибә белән уртаклашты. «Мәрхәмәт– Милосердие» узган ел Дәүләт Советына 5 закон проекты керткән. Оешманың махсус сайты бар. Әлеге сайтта гаиләләргә кагылышлы ярдәм алу буенча барлык мәгълүмат туплаган. Ул сайтның үтә дә популяр булуын ассызыклады.  Дәүләт Советының депутат хатын-кызлары Татарстанны гына кайгыртмый, Луганск һәм Донбасска да ярдәм итә. Алсу Нәбиева үзе дә бу җирлекләргә барып кайткан.

Бүгенге түгәрәк өстәлгә дә «Донбасс хатын-кызлары союзы» иҗтимагый оешмасының рәисе Наталья Приймак килгән иде. Ул әлеге оешманың бер ел элек төзелүен, азат ителгән җирлекләрдә хатын-кыз оешмалары оештырылуын, гаиләләргә, бигрәк тә социаль яктан якланмаган гаиләләргә ярдәм итүләре турында сөйләде. Беренче чиратта азык төлек, гигиена җыемнары белән тәэмин итәбез, дип белдерде. 

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Киров өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы аппараты җитәкчесе Ирина Щеголева да эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Балык Бистәсе районының депутат хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова аналарга, балаларга, гомумән, гаилә институтына ярдәмнәре турында сөйләде. Нәкъ менә хатын-кыз депутатларның бу эштә актив булуын ассызыклады. 

«Бердәм Россия» фиркасенең Генераль шурасы секретаре урынбасары Дарья Лантратова хатын-кыз инициативаларына теләктәшлек итү буенча комитетының барлык яңа проектларга әзер булуын әйтте. Бүген Донбасс белән Луганскка ярдәмнәре турында бәян итте. 

Фото: Дәүләт Советының рәсми сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар