4 май көнне Казанда «Балачак» дип аталган V Халыкара вокаль конкурс-фестивальнең Гала-концерты уза.
Концертта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар музыка коллективлары, эстрада артистлары бер сәхнәдә чыгыш ясый. Быел конкурста катнашырга 1500 дән артык гариза килгән. Катнашучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Улан-Удэ, Омск, Самара, Новосибирск, Киров, Нижневартовск, Курск, Волгоград, Пенза, Липецк, Армавир шәһәрләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Казакъстан һәм Төркиядән килүчеләр дә бар. Алар – 5 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар.
Конкурс-фестивальдә катнашучылар өч номинациядә чыгыш ясый.
Болар: эстрада һәм халык җырлары (ялгыз вокал, дуэт, вокаль ансамбль);
нәфис сүз;
сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус номинация, шул исәптән, нәфис сүз номинациясе дә.
Конкурсның хөрмәтле кунаклары: Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Белешмә: «Балачак» дип аталган әлеге Халыкара конкурс 2000 елдан бирле елга бер тапкыр уздырыла. Талантлы яшь вокалистларга үзләрен күрсәтү һәм талантларын ачар өчен мәйданчык ролен башкара. Конкурсның үзенчәлеге: монда сәламәтлеге чикле балалар да башкалар белән беррәттән, бер үк сәхнәдә үз талантларын күрсәтә ала.
Быелгы конкурс-фестиваль Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар телен үстерү һәм саклау фонды, «Туган батыр» милли бренды, «Туган авылым» милли комплексы, Террорга каршы милли комитет, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм җәелдерү фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Чара 4 май көнне, 16.00 сәгатьтә, «Пирамида»да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк