Логотип
Яңалыклар

Казанда вакансияләр ярминкәсе була

Әгәр эш эзлисез икән, иртәгә сәгать 10 да Казандагы Горький исемендәге үзәк ял паркына килегез. Анда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» дип аталган Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә Казанның 50 дән артык предприятиесе катнаша. Алар 7 меңнән артык вакансия тәкъдим итәргә җыена. Ачык вакансияләр тәкъдим итүчеләр арасында «Казан вертолет заводы», «Элекон заводы», «Электроприбор» Казан заводы, «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе», «Казан авиация заводы – «Туполев гаммәви ачык җәмгыятенең филиалы», «Казан дәүләт казна дары заводы», «Радиоприбор» предприятиесе, «Казан компрессорлар заводы», «Казан синтетик каучук заводы» да бар. 

Биредә шулай ук резюме төзү буенча мастер-класслар да булачак. Бүгенге көндә дөрес итеп тутырылган резюме – үзе үк ярты эш. 

Узган ел узган беренче ярминкәдә 32 мең кеше катнашкан, аларның 3 мең 400 е эшкә урнашкан. 

Быелгы ярминкәдә бары эш бирүче предприятиеләр генә түгел, һөнәри урта һәм югары белем бирү оешмалары да катнашачак. 

Әлеге чара әти-әниләр, яшүсмерләр, мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар өчен дә кызыклы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар