Логотип
Яңалыклар

Казанда «Корбан-фест» фестивале уза

10 июльдә, Корбан гаете уңаеннан, Казанда «Корбан-фест» дип аталган гаилә фестивале узачак. 

10 июльдә, Корбан гаете уңаеннан, Казанда «Корбан-фест» дип аталган гаилә фестивале узачак. 
Бишенче ел рәттән оештырылучы әлеге матур чараның максаты –  гаилә кыйммәтләрен саклау, дини һәм рухи традицияләрне ныгыту. 
Быел «Корбан-фест» Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап уздырыла. Бәйрәм Казанның Горький исемендәге үзәк ял паркында сәгать көндезге бердә башлана. Кичке бишкә кадәр дәвам иткән чараның программасы һәркем өчен кызыклы булачак. Биредә фәнни тамаша да, сабын күбеге тамашасы да, мастер-класслар, әти-әниләр һәм балалар белән бергәлектәге уеннар, күргәзмәләр тәкъдим ителә. 
Димәк, очрашу урыны – 10 июль,  сәгать  13.00, Казан шәһәренең Горький исемендәге ял паркы. 

фото: https://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар