Логотип
Яңалыклар

Бөтенроссия халык санын алу башланды: сораштыручыны өйгә кертәсе килмәсә нишләргә?

Ил буйлап Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә старт бирелде. Бу зур һәм әһәмиятле вакыйгага Казан да кушылды.

Ил буйлап Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә старт бирелде. 

Казанлылар сораштыруны өч төрле юл белән үтә алалар:  
* сораштыручыларны өйдә кабул итәләр;
*  иң якын урнашкан стационар участокка үзләре баралар;
*  онлайн рәвештә узалар. 

Сезгә кайчан җайлы – сораштыручы шул вакытта киләчәк. Әгәр шундый теләк белдерәсез икән – кичен, сез эштән кайткач та киләчәкләр. 
Берәр сәбәп белән сораштыручыны өйдә кабул итәсегез килмәсә яки аның килгәнен көтәргә теләмәсәгез, үзегезгә иң якын булган стационар сораштыру участогына да барып кайта аласыз. Килеп анкета тутыру өчен, Казанда шундый  59 стационар участок оештырылды. Ул участоклар эш көннәрендә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать сигезгә кадәр,  ә ял көннәрендә иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр эшлиләр. 
Казан халкына 2 мең 300 сораштыручы хезмәт күрсәтәчәк. Сораштыручыларның барысы да махсус әзерлек узган кешеләр. Алар барысы да нинди сораулар бирергә кирәклеген һәм кәгазьләрне ничек тутырырга икәнен яхшы белә. Барлык мәгълүмат та казанлыларның үз сүзләреннән чыгып тутырылачак: җенесләре, яшьләре, белемнәре, табыш чыганаклары. Анкетага җавап бирүчеләр бернинди дә документлар күрсәтергә тиеш түгелләр. Шулай ук сораштыручыларның сезгә хезмәт хакы турында ниндидер сораулар бирергә хаклары юк. 

Анкетага җавап бирүче кеше сораштыручыдан аның хезмәт таныклыгын һәм паспортын күрсәтүне таләп итә ала. Сораштыручыларны зәңгәр жилетларыннан, шарфларыннан һәм махсус портфельләреннән дә танырга мөмкин. Барлык мәгълүмат шунда ук планшетларга кертеләчәк, кәгазьгә төшерү варианты өстәмә резерв буларак кына файдаланырга мөмкин. 

Халык санын алу белән бәйле барлык сорауларны да түбәндәге «кайнар линия» телефонына шалтырап бирергә мөмкин: +7(843)221-78-78
Сораштыру участокларының адреслары, эш вакыты турындагы бар мәгълүматны биредән таба аласыз: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/statsionarnye-uchastki-vpn-2020/

Фото: https://www.strana2020.ru/novosti/zamglavy-rosstata-pavel-smelov-otvetil-na-voprosy-o-perepisi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар