Логотип
Яңалыклар

Казанда беренче тапкыр

Казанга беренче тапкыр Мәскәүдән «Тереза Дурова театры» гастрольләргә килә. Төрле яшьтәге тамашачылар өчен музыкаль спектакльләр алып килә алар.



Тереза Дурова – танылган цирк артисты һәм дрессировщик Анатолий Дуров оныкчыгы һәм дрессировщица Тереза Дурова кызы. Цирк гаиләсендә үскән кыз үзе дә башта шул дөньяда кайнап, эшли башлый, әмма улы тугач манежны театр сәхнәсенә алыштыра. Цирк артистлары белән музыкаль-драматик театр оештыра.


Гастрольләр уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Тереза Дурова үзенең зур максатына ирешүе турында сөйләде. Ул тамашачыларның спектакльләргә гаилә белән йөрүен теләгән. «Башта залда күбрәк әби белән оныклар иде, аннан әниләр килә башлады. Әтиләр гаиләләрен алып киләләр дә, фойеда спектакль беткәнен көтеп утыралар иде. Хәзер инде бергәләп залга узалар. Мин үзебезнең театрны гаилә театры дип атыйм. Уртак эмоциональ хәтер гаиләне тагын да ныгыта ул», – ди ул. 


Театр җитәкчесе һәм режиссерына тагын бер нәрсә мөһим – спектакльдә әйтелгән кайсы цитатаны тамашачы отып алып, үзе белән алып китә. Моның өчен ул тамашачылар арасында булырга ярата. «Спектакль бетүгә фойега йөгерәм. Тамашадан чыгуга беренче фикерләрен ишетәсем килә. Ә ул, гадәттә, иң тәэсирле, иң дөрес фикер була», – ди. 


 Казанга алар беренче тапкыр киләләр. «Спектакльләребезне Казан тамашачыларына тәкъдим итәрлек дәрәҗәгә үсеп җиттек», – ди 30 еллык тарихы булган театр җитәкчесе. 


 Алар ике тамашаларын алып килә. «Без галош элегантнее» музыкаль-поэтик спектакль шагыйрь-футурист Владимир Маяковскийның 130 еллыгы уңаеннан куелган. Тереза Дурова шагыйрь иҗатына башка ракурстан карарга тәкъдим итә. Анда Лия Брик та, революция дә, шагыйрьнең үлеме дә булмаячак. Бары тик футурист шагыйрьләр, шигырьләр һәм джаз. Бу спектакльне Казанга алып килүләре дә юкка түгел. Заманында Маяковский  Казанга берничә тапкыр  килгән булган һәм аны бик җылы кабул иткәннәр.


«Волшебная лампа Алладина» гаилә белән карый торган мюзикл. Анда көнчыгышның бөтен серләре, матурлыгы тупланган. «Артистларның хәтта киемнәреннән төрле тәмләткеч исе килә», – диләр. Гарәп җырлары һәм музыкасы үзенә бертөрле аһәң бирә. Гомумән, мюзикл әкият кенә түгел, көнчыгыш культурасының байлыгын күрсәтә. Мюзиклда җанлы музыка. Оркестр төрле этник уен коралларында уйнаячак: уд, бузуки, саз, сантур, дарбука...
«Казан тамашачылары безне бик яратыр. Иң мөһиме – спектакльләребездән соң көчле эмоцияләр белән кайтып китәрләр дип өметләнәбез», – ди Россиянең халык артисты Тереза Дурова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар