Логотип
Яңалыклар

Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды.

Әлеге чарада республикадан 45 гаилә катнашты. «Гаилә – гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе. Сез игелекле, бәяләп бетергесез ата-ана хезмәтен үз җилкәгезгә алдыгыз. Сезнең бурыч – лаеклы балалар тәрбияләп үстерү», – диде Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Татарстан Рәисе шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә рәхмәт белдерде. «Сез – аларның таянычы!» – дип билгеләп үтте ул. Республика башлыгы биш бала тәрбияләүче ата-аналарга Дәүләт бүләкләре тапшырды. Илнур Мотыйгуллин һәм Алия Нуралиева «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. «Ана даны — Материнская слава» медальләренә Азнакай районыннан Фирүзә Шәрипова, Әлмәт районыннан Фәния Кәримова, Лениногорск районыннан Мария Псурцева, Тукай районыннан Гүзәлия Гыйлфанова, Чирмешән районыннан Нина Андреева лаек булды. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе март аенда «Ата-ана даны», «Материнская слава» орденнары өчен түләүләрне ике тапкырга арттырды. Биш бала тәрбияләгән өчен бирелгән «Ана даны – Материнская слава» медальләре ияләренә 100 мең сум биреләчәк. (элек 50 мең иде), ә аннан соңгы һәр балага түләү 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар