Логотип
Яңалыклар

Казан эшлекле хатын-кызларны җыйды

Казанда узган «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы бизнес-форумы быел Россиянең 25 төбәгеннән һәм Татарстанның 16 муниципаль районыннан килгән кунаклар өчен ишекләрен ачкан.

Казанда узган «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы бизнес-форумы быел Россиянең 25 төбәгеннән һәм Татарстанның 16 муниципаль районыннан килгән кунаклар өчен ишекләрен ачкан. Хатын-кызлар өчен оештырылган әлеге масштаблы чарада барлыгы 350 кеше катнашкан. Алар арасында эшмәкәрләр, җитәкчеләр, лидерлар, сәясәтче хатын-кызлар да булган. Форумда мәртәбәле кунаклар: Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашкан. 

Чараның форматы халыкара форумнарның классик традицияләрен һәм заман инновацияләрен үз эченә алган. Пленар утырыш белән башланып киткән тантаналы ачыш импрессив шоу элементлары кергән бизнес-сәяхәт белән дәвам иткән. 

Быел фрумның темасы – «Кәеф белән эшләү» («Работа в кайф»). Әлеге вакыйга барышында кунаклар, эшмәкәр хатын-кызлар өчен бизнес-тренингларның яңа форматы, нетворкинг, Татарстанның үзенчәлекле мәдәнияте һәм продукциясе белән танышу, уңыш энергиясе белән бүлешүче спикерлар чыгышлары тәкъдим ителде. 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар