Логотип
Яңалыклар

“KAZAN” бию ансамбле яңа концертында татар тарихын ача - видео

Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “KAZAN” бию ансамбле башкаруында “Казан хәзинәсе” бию тамашасы премьерасы булачак.

Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк “Казан хәзинәсе” бию тамашасы өчен якынча 500 костюм тегелгән.

28-29 октябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “KAZAN” бию ансамбле башкаруында “Казан хәзинәсе” бию тамашасы премьерасы булачак. Бу хакта ансамбльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Куелышта гореф-гадәтләр, милли орнаментлар, татар халкы йолалары, шәрык базары һәм аларның мәдәни чыганаклары турында тирәнтен өйрәнелгән материаллар, видео һәм музыкадагы заманча техник алымнар белән бергә кулланылган.



Тамашаны сәхнәгә Мәскәү режиссеры,  РФның Атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Архипов куйган. Идея авторы – ТРның халык артисткасы, “KAZAN” бию Ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. 

Бию тамашасының программасы берничә өлештән тора. Куелыш өчен якынча 500 костюм тегелгән һәм анда ансамбльнең якынча 50 артисты катнаша. Мондый масштаб һәм киемнәрдә, тарихи вакыйгаларда тарихи детальләрне өйрәнүдә культурологлар һәм тарихчыларга мөрәҗәгать итүдән торган профессиональ якын килү ансамбльгә бию ярдәмендә татар тарихын бөек күчеш чорыннан башлап хәзерге Казан формалашуга кадәр яңача ачарга һәм биюдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.




Экранда тамашачылар иске татар корылмалары, халык мәдәниятенең тарихи һәйкәлләре, татар табигате һәм киң кырлар фотосурәтләрен күрә алачак.

Спектакль, татар халкының төрле вакытларда барган вакыйгаларда булган халәтен күрсәтеп, милли уен коралы курайда уйнаучы музыкант һәм халыкның җиңелмәс булуын, яңарышын белдергән символ сабак - образлары аша биреләчәк, дип ышандыра оештыручылар.



Белешмә: “KAZAN” бию Ансамбле 1996нчы елда, Дәүләт муниципаль ансамбленнән үзгәртелеп, яшь талантлы хореографлар тарафыннан төзелә. Кыска вакыт эчендә аның үз кабатланмас репертуары һәм иҗади програмасы формалаша. Коллективның нигезен балетның югары дәрәҗәдә профессиональ труппасы - хореографик училищеларын һәм Мәдәният институтларын тәмамлаучылар тәшкил итә. Хәзерге вакытта коллективта 50дән артык балет артисты, 12 оркестр артистлары (балет оркестрдан башка да эшли ала) эшли. Бу – Идел буенда өч юнәлештә дә эшләүче (фольк, степ, модерн) бердәнбер балет труппасы. Өстәвенә барлык юнәлешләр дә бик уңышлы рәвештә үсәләр. Коллектив репертуарының төп бизәге булып яңа сәхнә спектакль формасы – бер-берсе белән мәгънәви яктан бәйләнгән, тирән фикер һәм фәлсәфә сеңдерелгән бию этюдлары тезмәсеннән һәм татар халкы тарихына яңача карашны, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен, холкын, күзаллаулырын керткән спектакльдан торган “хореографик миниатюра” тора.

 

сылтама: Татар-информ

 
Чулпан Закирова турында язма: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=3398
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар