Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → ӘЙДӘ, «КАЗАН», БИЕП КАЛ!

ӘЙДӘ, «КАЗАН», БИЕП КАЛ!

Асия ЮНЫСОВА
Асия ЮНЫСОВА
15 ноября 2016
732 карау
2013 елның язында  Россия биеде. Мәскәү биеде, Самара биеде, Санкт-Петербург биеде... Казан җиңде! Сөендек, горурландык һәм... гаҗәпләндек. Без татарны җырчы халык, шагыйрь халык  дип белә идек.


БИЮ МӘЙДАНЫ 




– Биючеләр арасында минекеләр байтак иде! – Чулпан Закирова әйтә моны. – Универсиаданы ачканда һәм япканда да минекеләр уртада булды.
Әйе, сүзләре хактыр. Тик торганнан гына «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закировага Татарстанның халык артисты дигән дәрәҗәле исем бирелмәгәндер. Тик менә аның «минекеләр» диюен киңрәк аңларга кирәктер. «Казан» бию ансамбле генә булмастыр.
Студентларым. Мин бит Казан федераль университетында хореография кафедрасы мөдире дә әле. Казандагы берничә мәктәптә хореография студияләребез бар. Шундый ук студияләр иң әүвәле «Казан» бию ансамбле базасында – Милли мәдәният үзәгендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли башлаган иде. 
Тиздән егерме еллыгын билгеләп үтәчәк коллективны «Казан» милли мәдәният үзәгеннән һәм бигрәк тә аның сәнгать җитәкчесе Чулпан Закировадан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек. Ә ул үзе Казан мэриясе карамагындагы филармония буларак эшли башлаган иҗатчылар оясын андагы җырчылылардан, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» уен кораллары оркестрыннан башка күз алдына китерә алмый.
Казан каласында данлы ансамбльнең үз сәхнәсе, биюләрен җәеп салырлык мәйданы юк. Шуңа күрә башкалада  концертлары елга бер генә мәртәбә уза.  

Җиләкле урын җылы ярата дигәндәй, җылы, кайгыртучан мөнәсәбәт булганда безнең халык җырлап җибәрергә генә тора дисәм, биергә дә тора икән бит әле. «Татарым» дип, җан атып торган Ринат Зиннур улы Закиров үзе инде ул «җиләкле урынның» җылы куллы  хуҗасы.
Сибелгән татарга Татарстан Җыр һәм бию ансамбле генә хезмәт күрсәтеп өлгерә алмаганын күреп-борчылып  торганга йөрде инде ул Казан шәһәре филармониясе дигән идеяне гамәлгә ашыруны тизләтеп. Гәрчә «Казан» бию ансамбленең тәүге адымнары ук уңышлы икәнен күрсәләр дә, кайбер аулак  почмакларда чыш-пыш сүзләр ишетелгәләде: «Кызы өчен тырыштыра инде Закиров!» 

Булдыра алган кызың өчен тырыштыруның ни языгы бар? Аннары баласының белемен, торагын, карьерасын кайгырту һәр атаның бурычы түгелмени! Ләкин бу юлы «тырыштыруның» ахыр максаты халкыбызны мәдәни мирас тирәсендә туплау, җыр көйләп, моңланып өзелгән татар күңелен бию ярдәмендә канатландыру лабаса! «Казан» бию ансамбле үз репертуарына горур халыклар гына бии торган биюләр кертеп, татарны изелгән халык холкыннан азат итәргә омтылыш ясап та биниһая зур эш эшләде. 


ӘТИ КЫЗЫ




    Әнисе – Камал театрының өметле яшь артисткасы Рузия Мотыйгуллина кулында бала тудыру йортыннан чыккан Миләүшә исемле кыз әтисе – партия өлкә комитеты инструкторы  Ринат Закиров кулына Чулпан  булып күчә. Ниткән Миләүшә, ди, ул? Аның кызы Чулпан – йолдыз гына була ала! Шушы әверелеш яшь әни Рузия кулында уен тузына әйләнә: «Кызың елый», «кызың авырый», «кызың сине генә тыңлый» кебегрәк кыска җөмләләр  бик еш әйтелгәндер дип уйлыйм мин. Чөнки Рузия Мотыйгуллинаның сәхнәдә Диләфрүз, Йөзембикә, Лариса Огудалова булып  балкыган дәвере. Актрисага ролен ятлыйсымы, бала багасымы? Хәер, һәр ана кебек, Рузия дә икенчесен сайлар иде. Тик хатынын өзелеп яраткан, артистлык карьерасының сөйгәне өчен никадәр мөһим икәнен аңлаган әти һәм ир кеше «кызлары» өчен фәкать үзе, үзе генә җаваплы икәнен аңлый. Аннары алар бит икесе дә авыл балалары.
 «Авыл коткарыр!» – уртак фикер шундый.  Рузия авылы Югары Әлкидә дә, Ринат Закиров авылы Нарат Елгада да нигезләр исән, әби-бабайлар, туган-тумача бар. Гастрольдә йөргән Әни кеше, командировкадан кайтып кермәгән Әти кеше бәләкәй кызны авыл баласы итеп үстерергә ният кыла. «Авыл баласылык» дәвере мәктәпкә кергәнче дәвам итә, әмма кызның кендеге авылга мәңгегә берегеп кала. Минуслардан хасил булган олы плюсы бу Чулпанның.
Кызның дөньясы кызык кына. Ике авылы бар. «Әти», «әни» дип эндәшергә Рәис абыйсы белнг Рауза апасы бар. Бик ямансу булганда, балаларга ияреп, бер бүлмәдә өч сыйныф укый торган мәктәпкә барып кайта. Җәйләрен рәхәт. Болыннарда, кырларда, күл буйларында ялан тәпи чабып, каз-үрдәк куып көн үтә. Кай арада әнисе дә кайтып киткәли. Җиләккә баралар, печәнчеләр янында йөриләр. Яшь хәтер авыл сурәтләрен йотып кына бара. 



Дөнья бала күңеленә, ни хикмәттер, җырдан алда бию булып керә. Иң элек ул олылар телендәге хикмәтле сүз. Имеш, ата каз, ана казны сагынып, ишек төбенә килгән дә биеп тора икән. Бии шул: Чулпан үзе дә күрде. Умарта оясы авызы янында бал кортлары да бии, имеш. Болындагы чәчәкләр җилдә бии, чәчәкләр тирәли күбәләкләр биешә. Шуларга охшатып, Чулпан үзе дә бии. Әбисе кулындагы орчыкны да уздырып бии. Такмак әйтә-әйтә биетәләр кызны. Күңелле, шат биюләр болар. Ә менә кышын чәчәкләр дә, бал кортлары да, күбәләкләр дә  йоклагач, биючеләрдән орчык белән мичтәге ялкын телләре генә калгач, Чулпан  тәрәзәнең аръягындагы дөньяны күзәтә. Эзләгән күзләр анда да бию күрә. Әнә бит ак итәкле «кызлар» – кар бөртекләре җилпенеп-җилпенеп алалар да, өермә булып бөтерелеп, дулап биеп  китәләр. Әнә бит, төнге күктә йолдызлар биешә, Ай тирәли болытлар качышлы уйный. Әле кыз Җирнең Кояш тирәли биегәнен, бөтен Галәмнең, Җиһанның биегәнен белми.





Кызның тәрәзәдән озак-озак карап торуы  яңа биюләр күрәсе килгәннән түгел, әтисен көтә ул! Бала-чага төнге авазлардан куркучан. Ә менә Чулпан курыкмый. Киресенчә, авазлар көтеп, йокысы килсә дә, күзен йоммый ята. Җитмәсә, тамагы да авыртып тора. Димәк, әтисе кайтачак. Сынамыш бу – аның әтисе кызының авырып киткәнен әллә нинди күзәнәкләре белән ерактан ук тоя. Узгынчы автобустан төшеп кала да, дүрт чакрым араны җәяү үтеп, төн уртасындарак кайтып керә. Чулпан сизә – бүген дә шулай булачак.
    Ишектә кемдер бар! Әнә ул кемдер туңган ишекне каерып ачып, салкын томан ияртеп кереп тә килә. Кайтты, кайтты, әтисе кайтты! Морҗа ырмавына  күчтәнәч апельсиннарын җылынырга тезеп куйды. Кызының нәни аякларын җылы суга тыкты. Кайнар сөт эчерде. Яңакларыннан сыйпый-сыйпый төне буе әкият укыды. Иртән кыз уянганчы ул инде китеп барган булыр.    
 
СӘХНӘГӘ ЮЛ

Чулпан янәдән Казан кызы. Тәрәзләреннән күренеп торган 55 нче мәктәптә укый. Әни кешенең сүзе катгый булды: «Бернинди инглиз мәктәпләре дә түгел, әнә генә мәктәп. Шунда укыр». 
Химиклар мәдәният сарае да әллә кайда түгел – урам аша гына. Тиз арада мөстәкыйль булырга өйрәнгән кыз шунда барды да ирле-хатынлы Кретовлар җитәкләгән «Яшьлек» ансамбленә язылды да кайтты. Менә хәзер Чулпанның да сәхнәсе булыр, ул да репетицияләргә ашыгыр, мәшһүр әнисен  кебек, аны да алкышларга күмәрләр. Дөрес, әнисе кебек җиңел итеп биергә өйрәнгәнче әле  кызга Әнсәрия апасы дәресләрен бик озак-бик озак өйрәнәсе булыр.
Данлыклы ансамбль иде  «Яшьлек». Заманында ул  бөтен Советлар Союзын урап кайтты. Аның алдында чит илләрнең капкалары да ачыла иде. Алар хәтта Америкага да барып җитте.
Ниһаять, кыз хыялында йөрткән тантаналы  көн туды. Чулпан иртүк торып, чемоданын тутырып куйды да әтисенә: «Мин иртәгә командировкага китәм»,  әнисенә: «Мин Төркиягә гастрольгә барам», – диде. Көлсәң – көл, еласаң – ела. Әтисе белән әнисенә унике яшьлек биюче  артисткага хәерле сәфәр теләргә генә калды. Сәфәрләр аннан соң да булды, әлбәттә. Тик алар театрга китерергә тиеш түгел иде бит. Дөньяга аек күз белән караучы Әти кеше: «Юрист буласың», – диде. Сәхнәне үлеп яраткан Әни кеше кызының теләгенә каршы килә алмады. Чөнки бала Камал театры сәхнәсенә берничә спектакльдә чыгып-чыгып алды бит инде. Тамашачы Чулпан Закирова уйнаган «Асылъяр»ны (Мирхәйдәр Фәйзи), «Биюче»не  (Лопе де Вега) онытмагандыр әле.  «Өметсез», – димәделәр. Шулай итеп, Чулпан бу юлы да ике вариант арасында калды. Хәтерлисез булыр: ике исем, ике әти-әни, ике авыл иде бит. Хәзер менә ике уку йорты.   



Икегә бүленүгә курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев чик куйды: «Театрга шәхес бербөтен килеш кирәк. Сайла!» Каян гына уянган үҗәтлектер – Чулпан юристлыкны сайлый. Диплом да ала. Тикшерүче ярдәмчесе сыйфатында беркадәр эшләп тә карый. Тик театр сәхнәсенең рампа утлары һаман күз алдында уйнап тора: үрти, чакыра, алгысыта. Кыз әле һаман да Әнсәрия Кретовадан дәресләр алуын дәвам итә. Биюсез яшәү яшәү түгел икән ул. 
Ул арада «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Президенты фатихасы белән оеша башлаган бию ансамбленә биючеләр җыялар. Кыз гел шунда урала. Иң кирәк чагында башлап биюче дә ул. Буш вакыты булдымы төрле хореография училищеларыннан биючеләр сайлаша, репертуар турында сөйләшүләрнең  берсен дә калдырмый. Закиров кызының бу җәһәттән төтене шактый туры чыга икән. Моны башкалар да абайлый. Әти кеше исә кырт кисеп куя: «Күрәм, теләгең бар. Җитәкчелек эшен  булдырасыңа да ышанам. Тик иң элек ГИТИСка кереп укы, югары белемле хореограф дипломы алып кайт. Шуннан соң карарбыз». Их, әтисенең шул: «Сиңа ышанам!» дигән сүзләренең кодрәте! Җөмләнең ачынып әйткән: «Ә мин сиңа шундый ышанган идем», – дигән икенче вариантын ишетмәс өчен дә башыңны бәрә-бәрә тырышырсың. 
Киләчәктә «Кырым», «Абхазия», «Лезгинка» кебек  данлыклы ансамбльләрнең хореографлары булачак сабакташлар белән укыган дүрт ел сизелми дә үтеп киткән икән. Тәүге концертын 2001 елда тәкъдим иткән  бию ансамбле ул арада Россия киңлекләрендә таныла да башлаган.   
 
Мөһим чараларда Татарстан исеменнән йөргән ансамбль дәүләт ансамбле дигән исемгә күптән лаек та бит. Тик, нигәдер, һаман күрмиләр. 

Инде менә Чулпан Закированың ансамбльгә «Казан» дигән исем кушып, сәнгать җитәкчесе булып эшли башлавына да  ун ел тулган. «Казан» бию ансамбле хәзер инде яңа җитәкче белән Кытай, Франция, Тайвань, Мальта, Испания, Австралия шәһәрләрендә үзен алкышлатып кайткан. «Гастрольләрдә йөрү менә шулайрак була ул!» – дип әйтерлеге бар Чулпан Закированың. Ә ул әнә Үзбәкстан буйлап биюле сәфәрләрен аерымлап куясы итте. Гастрольләр картасына  Ташкент, Гөлстан, Алмалык, Сәмәрканд, Фирганә, Нәмәнган шәһәрләре керү белән мактануның сәбәбе бар. Чөнки СССР таркалгач, Үзбәкстан бик озакка капкаларын ябып куйган иде. Ә менә алар бу капкаларны ачтыра алды! Итальян җырчысы Аль Банога фон буларак кына бии башлаган җирдән кинәт ансамбльнең, җырычыны күләгәдә калдырып,  алгы планга чыгуында хикмәт бар иде – сагынганнар андагы  «безнекеләр»! Ансамбльнең артыннан ук Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт хатлары очты.
45 кешелек бию коллективының хезмәте талантлы сәясәтчеләр тырышлыгына биргесез иде. Репертуардагы иллеләп бию композициясе ярдәмендә халыкларны туганлаштырырга, илләрне дуслаштырырга, кыйтгаларны якынайтырга була икән. Бию сәнгатенең берьюлы дүрт юнәлешендә: халык биюләре, классик биюләр, степ-модерн биюләре, тарихи биюләр юнәлешләрендә эшләүче коллектив бөтен Идел буе төбәгендә бер «Казан» ансамбле генә. Шуңа күрә дә аларны чакырып кына торалар. Теге бию студияләренә йөргән балаларга чаклы барган бер җирләреннән гран-прилар алып кайталар бит. Ансамбльнең  татар биюләрен генә түгел, бәлки, рус, ирланд, испан, корея, чегән, колумбия, итальян халык биюләрен өздереп биергә сәләтле төп коллективы исә Татарстандагы хореография училищеларын, Мәдәният һәм сәнгать университетын, Федераль университетта ачылган Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбен тәмамлаган биючеләрдән гыйбарәт. «Һәр биюдә дүрт-биш хәрәкәт. Балетмейстерлар шул хәрәкәтләрне мәгълүм халык биюенә хас рәвештә куя белә. Әйтик, татар биюләре аяк очларында биелә торган вак хәрәкәтләр белән аерылып тора. Хәрәкәтләнү тизлеге дә, башны, гәүдәне тоту рәвеше дә бик мөһим. Хәтта кулны нинди биеклектә йөртү белән дә бер халык биюе икенчесеннән аерыла. Иң авыр биюләр испан һәм чегән биюләре. Менә шул нечкәлекләрне еллар буе өйрәтәбез дә инде».   



Димәк, сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова  өчен профессиональ әзерлек  беренче урында.
– Ә соң табигать бүләген – тумыштан килгән сәләтне кая куясы? – дип Чулпанның фикер сөрешен чуалтмакчы булам.
– Анысы әнә шул профессионал буласы балаларны укырга сайлап алганда  алга чыга. Әйтик, биюче буласы баланың аяклары озын булу гына аз. Аның әле аяк йөзе дугаланып торырга, табаны биек билле булырга да тиеш. Менә минем унике бала тапкан Мәрвия әбиемдә –әниемнең әнисендә балерина аяклары булган, ичмаса. Әбиемнең җәсәден юганда әнием чакырып алып күрсәтте. Аның аяк йөзе гаҗәеп иде. Әмма мәрхүмә әбиемнең гомере балетта түгел, казан белән учак тирәсендә, басу белән утар арасында «биеп »узган шул.
– Димәк, икенче урында...
Репертуар. Безнең ул нык уйланылган. Мин аны уйламый булдыра да алмыйм. Без бит Россия буйлап, дөнья иңләп татар халкы исеменнән йөрибез. Мин үземнең Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның кызы, мәсләктәше, хәтта ки, көрәштәше икәнлегемне бер генә минутка да онытмыйм. Татар турында фикер безгә карап та калыплана. Безнең арттан сокланып калсыннар! Халкымның бер йодрык булып туплануына бездән дә өлеш керсен. Бервакыт Туфан Миңнуллин миңа: «Чулпан, мин татармын! дип, күкрәк киереп горурланырлык бер бию куй әле», – дигән иде. Шуннан соң «Егетләр» биюен куйдык. Ул: «Тагын да гайрәтлерәк кирәк», – диде. Эзләнәбез. Бер биюне икешәр ел әзерләгән чаклар була. Корея биюен шул илдә эшләп кайткан берәүдән сатып алдым. Мин үзем сюжетлы, драматик биюләр куярга яратам. Күп вакыт бию тукымасына җырлар да кереп китә. Әйтик, фин татарлары җырлый торган «Зәңгәр томан» җырына куелган бию.
 
 Ун көн дәвамында Казан–Урал–Себер маршруты белән йөреп кайттык. Аннан алда Шәһри Болгарны ЮНЕСКО өчен күрсәтү чарасында катнаштык. Эһ тә итми ачык һавада кундык. 


Әйе, чабаталы биюләрдән соң «Казан» бию ансамбле куйган  «Ханның яудан кайтуы» дигән тематик бию алтын-көмеш мисле елтыраган затлы киемнәре, кылыч-хәнҗәрләре белән үткәндәге шанлы дәверне хәтерләтеп, күңелне уйнатып   җибәргән иде. «Болгар яугирләре биюе» кебек сискәндерә,  «Ак кошлар биюе» кебек моңландыра, «Казанымның җиде капкасы» кебек  уйландыра, «Шәһәр татарлары биюе» кебек сагындыра торган, «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек Татарстанның  визит карточкасы булырдай  биюләре күп аларның. Репертуардагы иллеләп биюнең һәркайсы бер  мини спектакль кебек. Хәер, аларны хәзер еш кына Бию театры дип тә әйткәлиләр. Әйтерләр дә шул. Туфан Миңнуллинның Әлмәндәрен «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дигән тематик биюгә әйләндерергә кыюлык иткәч соң!
Шундый тәвәккәл инде ул Чулпан Закирова. Драматизм ярата, хисләр кайнаганын ярата. Әле аның юка сынына сыенган йөрәгендә әллә нинди кыю хыяллар борнап ята булыр.




         Ярый әле биюләр арасында гомерлек юлдашы булырдай егетне очратырга җай тапкан. Данлыклы көрәшче  – ике тапкыр дөнья чемпионы, унбер тапкыр Татарстан чемпионы  Илнар Әхмәтҗанов Чулпанның терәге, Ясмин белән Әйшәнең әтисе. Менә шушы ир солтаны Чулпанны тыя төшмәсә, биюче ханым кызларының үскәнен дә күрми  каласы. «Чү, җаным, тезгенеңне бушат. Балачак кабатланмый ул», – дип искәртеп кенә тора Илнар.
   – Дөрес әйтә ирем. Бала син үзеңне үзең читтән карап күрә алу өчен бирелә торгандыр ул. Миңа кызларымның әтиләре учында атынуларын күзәтеп тору да бик кызык. Кайвакыт үземнең әтидән: «Мин шундый идемме?» – дип сорап та куйгалыйм. «Син салмаграк идең, кызың – атаман», – ди.
  Сөйләшүне шушы урында өзеп, Чулпан Закирова кинәт ашыга башлады: «Ясмин бүген балалар бакчасындагы бәйрәмдә шигырь сөйли. Соңарсам, үпкәләр. Сабыйларны үпкәләтергә ярамый».
       

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy