Логотип
Яңалыклар

Кариев театры Бөтенроссия театр фестивалендә җиңү яулады

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 1-7 апрель көннәрендә Ярославльдә узган «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивалендә катнашып, Гран-прига лаек булды.

Кариевлылар фестивальдә режиссёр Тимур Куловның «Рөстәм маҗаралары» спектаклен тәкъдим итте. Театр артистлары Булат Гатауллин белән Альбина Гайзуллина исә «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә җиңү яуладылар. 

Оештыручылар әйтүенчә, быел фестивальгә 120 дән күбрәк гариза килгән. Жюри шулар арасыннан 14 театрны сайлап алган.  «РОЗОВФЕСТ» фестивале инде җиденче тапкыр узса да, Кариевлылар  анда әле беренче тапкыр гына катнаша.  

– «Рөстәм маҗаралары»н мин театрыбызның талисманы дип атар идем. Бу спектакль инде берничә фестивальдә җиңү яулады. Апрельдә без аның белән «Арлекин»да катнашачакбыз. Ярославльдә безгә спектакльне күрсәтү генә түгел, ә мәдәни тамырларыбызны һәм Гадел белән Рөстәм Кутуйларның шәхесен таныту да мөһим иде. Милли мәдәниятнең театр сәнгате аша Россия дәрәҗәсенә чыгуы бик мөһим, – ди Кариев театры директоры Луиза Шарова.

– Спектакль сюжетына дисгармония хас булса да, ул бик ятышлы килеп чыккан. Сәхнәдә ыгы-зыгы арткан саен, актерларның уйнавы җанлырак һәм җылырак була бара. Мондый нюанслар натуралистик алымнарга караганда төгәлрәк эшли. Спектакльнең уңышлы ягы – сәхнәне физик гамәл аша гына түгел, ә театр табышлары аша да үзләштерү... Шулай ук зеңгелдәп торган стаканнар ярдәмендә поезд ритмын тапшыра алу алымы да искиткеч. Бу шулкадәр шәп һәм сирәк кулланыла торган алым! Спектакльдә заманча театр алымнарын да дөрес кулланганнар. Сюжет буенча еларга кирәк кебек, ләкин барысы да якты, өметле нотада тәмамлана. Мин монда Розов пьесаларының тональлеге белән бәйләнеш күрдем. Спектакль фестиваль концепциясенә нәкъ менә шушы оптимистик позициясе белән туры килә. Ул үзендә милли колорит һәм гомумкешелек мотивларын берләштерә, – дип, «Рөстәм маҗаралары» спектакле турында үз фикерләре белән уртаклаша культурология кандидаты, Ярославль театр институтының гомуми гуманитар фәннәр һәм театр белеме кафедрасы доценты Вячеслав Лётин.  

Драматург, театр тәнкыйтьчесе Лара Бессмертная  фикеренчә, әлеге спектакль – моңсу, әмма тирән эчтәлекле искиткеч хикәят үрнәге. «Рөстәм маҗаралары» – кешелеклелек һәм тормышның кыйммәте турындагы хикәя. 
Спектакльдән соң Ярославльдәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да узган. Кариев театры кая гына бармасын, милләттәшләребез белән күрешү аларның матур традициясенә әйләнде.

Исегезгә төшерәбез: татар классигы Гадел Кутуй повесте һәм аның улы Рөстәм Кутуй истәлекләре буенча Айдар Әхмәдиев инсценировкасында куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакленең премьерасы 2022 елның декабрендә булган иде. Ул «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Театр – балаларга») Федераль партия проекты кысаларында сәхнәләштерелде. Быел Кариев театры шушы спектакль белән үз тарихында беренче тапкыр «Алтын битлек» премиясенә берьюлы биш номинациядә: «Кече формадагы спектакль», «Режиссер эше» (Тимур Кулов), «Хатын-кыз роле» (Альбина Гайзуллина), «Ир-ат роле» (Булат Гатауллин), «Ут буенча рәссам» (Дмитрий Солопов) дәгъва кыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар