Логотип
Яңалыклар

Камал театры яңа сезонын ача. Премьералар көтелә.

Быел Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сезонын иртәрәк – 18 августа ук ача. Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев моны Казанның туристлар үзәгенә әйләнүе, театрга сорау күп булуы белән аңлата. Сезонда яңа тарихи спектакльләр чыгачак. Бу хакта театр җитәкчелеге «Татар-информ агентлыгы»нда узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Нинди премьералар соң?

Театр беренче премьерасын август аенда ук чыгара.  Илгиз Зәйниевнең «Ситсы туй» спектаклен режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштерә. Ул 2000 нче елларда популяр булган җырларга нигезләнгән мюзикл форматында булачак.

Камал театры ел саен Марсель Сәлимҗанов туган көнендә – 7 ноябрьдә премьера чыгара. Быел Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» спектаклен сәхнәләштерәләр. «Ул ханнар чорына багышланган», – ди Фәрит Бикчәнтәев. 

Шулай ук баш режиссёр Туфан Миңнуллиның «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен яңадан Камал сәхнәсенә алып менәргә планлаштыра. 

Колумбиядән чакырылган режиссёр – Алехандро Гонсалес Пуче Шекспир әсәрен тәкъдим итәчәк. Шагыйрь Зөлфәт тәрҗемәсендәге «Тискәрегә – авызлык» («Укрощение строптивой») спектакле. Шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш режиссёры Айрат Абушахманов белән дә Камал театрында спектакль кую буенча сөйләшүләр алып барыла.  

Тамашачыларның күңелен яулаган «Хуш, авылым» спектакленең өченче өлеше куелачак. Режиссер Айдар Җаббаров әйтүенчә, ул тарихи материалларга нигезләнеп эшләнә. ХХVI гасырның татар авылы тормышы сурәтләнәчәк. «Әлегә артистлар составы, спектакльнең форматы тәгаен билгеле түгел, идеяләр генә бар», – дип белдерде режиссёр.

Театр 118 нче сезонында татар сандугачы Әлфия Авзаловага багышланган спектакль чыгарырга да планлаштыра. 

Фото: Камал театры сайтыннан алынды.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар