Логотип
Яңалыклар

Илсур Метшин: «Бөтенроссия халык санын алу илнең, республиканың, шәһәребезнең киләчәге өчен зур әһәмияткә ия»

Исегезгә төшерәбез: халык санын алу БМОга керүче илләрдә 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисадый үсеше программасы эшләнә.

 Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, җанисәп мәгълүматлары федераль дәрәҗәдәге төрле социаль программаларны, шулай ук шәһәрләр һәм регионнарның үсеш планнарын кабул иткәндә төп нигез булып торачак.

«Бөтенроссия халык санын алу – бик мөһим проект, безнең илнең, Татарстанның һәм Казанның киләчәге өчен зур әһәмияткә ия ул. Җанисәп барышында кешеләрнең тормыш сыйфаты, федераль программаларны тормышка ашыруның нигезен тәшкил иткән милли проектлар, параметрлар һәм индикаторлар бәяләнәчәк. Мәсәлән, Россиядәге соңгы җанисәпләрнең берсеннән соң ана капиталын түләү карары кабул ителде», – ди И. Метшин. 

Халык санын алу нәтиҗәләре шәһәр һәм регионнарга үз территорияләре үсешен төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирә. «Җанисәп йомгаклары мәктәпләр, поликлиникалар, балалар бакчалары һәм башка социаль учреждениеләрне кайда төзү буенча карарлар кабул итүгә, кайсы проектларны якын елларда тормышка ашыруыбызга нигез булачак», – дип билгеләп үтте Мэр. 
 
Мисал өчен, «Уютный дом» Идарә компаниясе бинасындагы стационар участокта ике җанисәп теркәүче утыра, алар көн саен иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр шәһәр кешеләрен кабул итә. Кергән кешеләрнең температурасын үлчиләр, битлек кияргә һәм антисептик белән кулларныэшкәртергә тәкъдим итәләр.  
Казанда барлыгы 59 стационар пункт оештырылган, анда килүчеләр тиешле сорауларга җавап биреп, җанисәпне үтәләр, участокларның адресы һәм эш графигы белән сылтамалардан танышырга мөмкин. Болардан тыш, казанлылыр җанисәп алучыны өйләрендә дә көтә алалар.

«Мин икенче тапкыр җанисәп алучы булып эшлим. Минем өчен кызык эш, аның кирәклеген тоям , – дип, тәэсирләре белән бүлеште Айсылу Хәйруллина, Казан мэрының җанисәп битендәге сораулар белән таныштырып. – Без стационар пунктта гына эшләмибез, өйләр буенча да йөрибез». 

Җанисәпкә барлыгы 2,7 мең кеше тартылган, шуларның 2,3 меңе исәп участокларында, 386 сы – контролер, 12 инструктор җанисәп функцияләре белән МФЦта, 10 вәкил. Җанисәп алучыларның таныклыгы (ул паспорт күрсәткәндә гамәлгә яраклы), махсус экипировкасы – җанисәп символикалы зәңгәр шарфы, мәгълүматларны электрон теркәү өчен планшеты, тәүлекнең караңгы вакытында эшләү өчен фонаригы, яктыртыла торган элементлары булган җанисәп символикалы зәңгәр жилеты, «Росстат» язулы зәңгәр портфеле бар. Барлык җанисәп алучылар да эчке эшләр органнары тарафыннан хөкемгә тартылмаган булуларына тикшерелгән. 

«Җанисәп алуда беренче тапкыр гына эшлим әле. Төрле кешеләр очрый, алай да Казан халкы кунакчыл, ачык, – дип сөйли Альбина Сөләйманова. – Быел шул күзгә ташлана: яшьләр җанисәпне «Госуслуга» сайты аша мөстәкыйль узуны өстен күрә, ә менә өлкәннәр безнең белән ешрак элемтәгә керә. Бернинди документ та кирәк түгеллеген, бөтен мәгълүматны алар сөйләве буенча алуыбызны аңлатабыз».

Исегезгә төшерәбез: халык санын алу БМОга керүче илләрдә 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисадый үсеше программасы эшләнә. Аерым алганда, җанисәп ил, республика яки шәһәр территориясендә теге йә бу милли проектларны тормышка ашыруның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Казан халкы, җанисәпнең үзләренә уңайлы теләсә кайсы формасын сайлап, 14 ноябрьгә кадәр бу җаваплы эштә катнаша ала.  

KZN.RU язмаларына нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар