Логотип
Яңалыклар

Илһам Шакиров премиясе номинантлары

Татарстанда икенче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе билгеләнде. 

Татарстанда икенче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе билгеләнде. 
Әлеге мәртәбәле бүләк «Вокал» номинациясендә хатын-кызлардан – Татарстанның халык артисты, җырчы Флюра Сөләймановага, ир-егетләрдән – Россиянең халык артисты Фердинанд Сәлаховка бирелде. 
«Халыкчан җырлау» номинациясендә исә бу премиягә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәүдәт Гыйләҗев белән Татарстанның халык артисты Әсгать Хисмәтов лаек булдылар.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы 25 мартта – Мәдәният хезмәткәре көнендә узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар