Логотип
Яңалыклар

Ифтар оештыручыларга ничек кушылырга?

Рамазанда ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашату бик күркәм гамәл.

Соңгы дүрт ел дәвамында «Түбәтәй» милли тиз туклану рестораннар челтәре һәр елны ифтарлар үткәрә. Бу вакыт эчендә алар инде 40 меңнән артык ураза тотучыга авыз ачу оештырган. «Бу саннар безне бик сөендерә, әмма без тагын да күбрәк эшләргә, яңа нәтиҗәләргә ирешергә телибез», – ди алар.

«Түбәтәй» рестораны җитәкчеләре фикеренчә, аларның ифтарлар уздыру проекты – ризык турында гына түгел, ул – якындагыларга карата игътибарлы булу, бердәм булу әһәмиятен күрсәтү дә. «Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга бергәләп зур ярдәм күрсәтә алырбыз, дип ышанабыз», – диләр.

Бу уңайдан аларның сезгә дә мөрәҗәгатьләре бар.   
– Изге Рамазан аенда сез «Түбәтәй» рестораннарында узган хәйрия ифтарларына ярдәм итеп, изге эш башкара аласыз. Көн саен без җыелмаларны Казан мәчетләренә һәм мәдрәсәләренә илтәбез.
Сезнең катнашуыгыз – зур һәм якты эшнең бер өлеше булыр иде, – ди алар.

Әгәр бу изге эшкә кушылырга телисез икән, түбәндәге телефон буенча шалтырата аласыз: 89370423404. 

Ярдәмнең зурысы, кечкенәсе булмый – Рамазанны җылырак һәм юмартрак итү – үзебезнең кулда! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар