Логотип
Яңалыклар

Язның беренче көнендә – беренче ифтар

2025 елның язы изге ай – Рамазан ае белән башланып китте.

«Туган авылым»да узган беренче ифтарда Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла Зиннәтуллин ураза тоту үзенчәлекләре турында вәгазь сөйләде. Беренче ифтар кысаларында дини нәсыйхәтләр җиткерелде, Коръән укылды, балалар һәм башка сәнгать әһелләре мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарды.  Дини чараның максаты – традицион кыйммәтләрне һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыру. Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Рамазан аенда биредә елдагыча көн саен ифтарлар оештырылачак. Шулай ук милли комплекс республикакүләм ифтарны оештыруда да катнаша. Ул быел 19 мартта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Мәдәни программасы Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар