Логотип
Яңалыклар

Гүзәл Яхина: “Дәшмәүчеләр буыны турында бу китап”



6 июньдә Казан Ратушасында дөньякүләм танылган язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” дигән яңа китабын тәкъдим итте.  

“Зөләйха күзләрен ача” романы белән дөньяга танылган язучы үзен Казан язучысы итеп атау дөресрәк булыр, дип искәртте. “Дети мои” китабы белән моның ни өчен шулай дөрес булуын раслый да ул.  

“Дети мои” романы Екатерина II Россиягә чакырып китергән һәм Идел буенда төпләнеп калган немец халкы турында. Романның исеме дә Әби патшаның немецларны Кронштадт портында каршы алганда әйткән беренче сүзләре белән аталган.  

“Совет власте урнашкан чор һәм аның беренче еллары – мине иң кызыксындырган чор. Миңа калса, Россиянең рухи травмалары шушы чорда төенләнгән, без аларның җеп очын әле булса чишеп бетерә алганыбыз юк”, - дип башлады сүзен Гүзәл Яхина яңа роман турында сөйләшүгә күчкәч.  Очрашуны, шулай ук Россиянең әдәби пространствосында танылган язучы Ильдар Әбүзәров алып барды, сорауларның да күбесен ул бирде.  

Роман 1918-1938 елларны үз эченә ала, анда Идел буе немецларының тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Төп герой – Яков Бах исемле немец. Ул немецларның романтик югары стилендә сөйләшә белсә дә, дәшми. Дәшмәве белән ул кызы Аннаны бу терриориядә үгилектән сакламакчы була, ләкин бу ата белән бала арасындагы араны ерагайта гына. “Мин менә шушы дәшмәүче буын турында яздым”, - диде автор бу турыда. Дәшмәү – романның бер метафорасы булса, икенчесе – ятимлек темасы. Шулай ук немец әкиятләре мотивлары әсәрнең архетиктоникасын кора, әлеге мотивлар совет чынбарлыгына каршы куела – нәтиҗәне 1941 елгы аяныч вакыйгалар – депортация турында хәбәрдар булган укучы үзе ясый.  

Ни өчен немецлар темасы, дигәндә, беренчедән, Гүзәл Яхина кечкенәдән немец мәдәнияте белән танышып үскән. Аның бабасы Байлар Сабасы мәктәбендә немец теле укыткан. Гүзәл үзе дә бабасы эзеннән немец теле укытучысы белгечлеге алган. Икенчедән, ул романны язар өчен Мәскәү архивларында күп шөгыльләнгән, шулай ук Германиянең архивларына да чыккан. Күп детальләр шул чорда Идел буенда яшәп иҗат иткән немецларның хатирәләреннән торгызылды, диде ул үзе бу турыда. Хәтта ки, тәнкыйтьчеләр Толкиен романнарыннан дип билгеләгән образлар, гыйбарәләр дә – шулардан. “Дракон тебя раздери” дигән гыйбарәне, мәсәлән, немецлар, Аллага ышанулары көчле булып, шайтан сүзен кулланмас өчен әйтә торган булганнар... 

Очрашуда Гүзәл Яхина зыялы, итагатьле һәм һәр фикере төгәлләшкән акыллы язучы булуы белән сокландырды. “Зөләйха күзләрен ача” романын язганда, мин үземне чын әдәбият язам, дип уйламый идем әле. Нинди язмыш көтәчәген дә абайламадым”, - диде ул бу турыда. Язмыш дигәннән, әдәбият дөньясында могҗиза дип аталган “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча быел августта 8 серияле фильм төшерелә башлаячак.  

Ә икенче романны ул инде профессионал язучы буларак иҗат иткән. Ул әсәрнең һәр мотивын фәнни яктан да эшкәртүе турында сөйләп шаккаттырды. Россиянең рухи травмалары – бәләкәй кеше язмышы лейтмотивының да эзлекле рәвештә дәвам иттерелүе, бу турыда рефлексия рәвешендә генә түгел, ә архив материалларына таянып, җентекләп эшләве – уникальлегенең сере шушында түгелме? Ягъни аның иҗат лабораториясе барлыкка килгән дигән сүз. Бүгенге татар язучылары арасында гына да түгел, Россия язучылары арасында да мондый казанышка ирешкәннәр бармы икән әле? Сүз югары эшелон турында бара. Шуңа да Гүзәлнең үзен Казан язучысы итеп атавы, минемчә, бик табигый яңгырый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар