Логотип
Яңалыклар

«Госуслуги» порталы аша халык саны алуда катнашу – иң җайлы юл

Мәгълүм булганча, Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе бара

Мәгълүм булганча, Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе бара. Ул 15  октябрь көнне башланып киткән иде. Беренче ике атна эчендә 64 миллион кеше инде халык санын алуда катнашты. Бу – илебездә яшәүче халыкның якынча 44 проценты. 

Быелгы халык санын алу кампаниясенең иң зур яңалыгы – анда онлайн рәвештә дә катнаша алу мөмкинлеге тудырылудыр. Өйдән беркая да чыкмыйча, диванда утырган килеш кенә,  «Госуслуги» порталы аша сораштыруда катнашып – анкета сорауларына җавап биреп була. Бу мөмкинлектән бүгенге көндә инде 17 миллион, ягъни һәр дүртенче кеше файдаланган. 

Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин: «Госуслуги» порталы аша сораштыруда катнашу, тиз һәм уңайлы булудан бигрәк, коронавирус инфекциясе таралган чорда һәркем өчен куркынычсыз юл да», – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар