Логотип
Яңалыклар

Гаиләмне эзлим

Татарстанда алты йөздән артык бала гаилә җылысына мохтаҗ.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Традиция буенча, бу көнне шәһәр-районнарыбызда балалар өчен төрле күңелле чаралар, шоу-тамашалар уза. Быел да искәрмә булмады. Казаныбызның Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта балалар катнашында бик матур бәйрәм концерты узды. Аллы-гөлледән киегән шат балаларны күзәтеп утыруы күңелле, әлбәттә. Ихласлар, матурлар...

Күңелләрне тетрәндерүче бер күргәзмә булмаса, бу чара гадәти бер матур концерт кына булып узып та китәр иде, билгеле. Мәдәният йортының фойесына эленгән фотолардан мөлдерәп балалар карый... Күзләрендәге сагыш ук әйтеп тора – гадәти язмышлы балалар түгел бу. Алар – үзләрен сыендыра алырдай олы йөрәкләрне – үзләренең булачак әтиләрен һәм әниләрен эзлиләр. Татарстан Республикасы балаларны уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрнең «Без бергә!» дип аталган төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәренең тәрбиячесез калган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге әнә шулай берләшеп, «Папамамаесть» дип аталган иҗтимагый проектны бүгеннән кабат яңартып җибәрде. Әлеге фотокүргәзмә инде икенчесе. Беренчесеннән соң, проектта катнашкан балаларның 30 проценты үзләренә яңа гаилә тапкан. Хәтта сигез бертуганны үзләренә сыендыра алырлык олы йөрәклеләр дә табылган.

Быелның 1 гыйнварына республикабызда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 10124 бала бар. Шуларның 90 проценттан артыгы гаиләләрдә тәрбияләнә. 638 бала әлегә үзләрен сыендырырдай шәфкатьле йөрәкләрне эзли.

Гаилә җылысын эзләүче бу балалар турында күбрәк белергә теләсәгез, мәгълүматны Татарстан Республикасының «Мы вместе!» төбәк иҗтимагый оешмасының Вконтакте челтәрендәге төркеменнән алырга була. Татарстанда һәр бала, авыз тутырып, «әти» һәм «әни» дип әйтә алырга тиеш. Без – бергә!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар