Логотип
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөек татар шагыйренең 136 еллыгы уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербургта элеккеге татар бистәсендә урнашкан Тукай скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Бөек татар шагыйренең 136 еллыгы уңаеннан  Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербургта элеккеге татар бистәсендә урнашкан Тукай скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмгә җыелучыларны  Татарстан Президенты Рөстәм  Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән  Туган тел көне белән котлады. 

 Парламент башлыгы Төньяк башкалада татар шагыйре турындагы истәлекләрне саклаганнары өчен шәһәрлеләргә рәхмәтен җиткерде. «Санкт-Петербургта  яхшы традиция барлыкка килде. Шагыйрь иҗатын ихтирам итүче төрле милләт вәкилләре бу көнне Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелып,  аның шигырьләрен укый, дуслык һәм тынычлык турында, Тукайның әдәбиятта якты эз калдырган роле турында сөйлиләр»,  – диде ул.

 Татар шагыйренең исеме Төньяк башкаласы мәдәниятендә мәңгеләштерелгән.  2006  елда монда  Тукайга һәйкәл ачылды, 2007 елда Невадагы шәһәргә сәяхәте вакытында шагыйрь туктаган бина диварына мемориаль такта куелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар