Логотип
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сугыш беткәннән соң ничә дистә еллар узмасын, беркем дә халкыбыз батырлыгының бөеклеген киметә алмый»

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга, барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтергә, шулай ук яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыгы турында актив сөйләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның киңәйтелгән утырышында белдерде.

Республиканың милли-мәдәни автономияләре, муниципалитетлардагы Халыклар дуслыгы йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм хакимиятнең башкарма органнары вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстанның күпмилләтле халкының Җиңүгә керткән өлеше: тылдагы хезмәт батырлыгы һәм фронттагы батырлык» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. «Тарихи фактлар республиканың күпмилләтле халкының фронттагы гаять зур батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылдагы хезмәт батырлыгы турында сөйли, – дип билгеләп үтте ул. – Сугыш беткәннән соң ничә дистә еллар үтсә дә, илебезнең бәйсезлеген генә саклап калмыйча, күп кенә Европа илләрен фашизмнан азат иткән халкыбызның бөек батырлыгын беркем дә киметә алмый».

Татарстан, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул вакытта ук күпмилләтле республика булган. 1939 елгы халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада 2,9 млн. кеше, 80 нән артык милләт вәкиле яшәгән, халыкның 48,8 % ын татарлар, 42,3% ын руслар тәшкил иткән. «Соңгы елларда милләтләр саны 175 кә җитте, бу безнең республиканың җәлеп итүчәнлеге һәм потенциалы турында сөйли, – дип басым ясады  Татарстан Халыклары ассамблеясе җитәкчесе. – Сугыш елларында Кызыл Армия сафларына 700 меңгә якын кеше алынган, бу Татарстан халкының дүрттән бер өлешен тәшкил иткән. Биредә 2 авиация һәм 7 укчы дивизия, дистәләгән аерым полк һәм батальон, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы һәм башка гаскәр берләшмәләре формалаштырылган».
Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен 353 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. «Без хаклы рәвештә якташларыбызның, төрле милләт вәкилләренең батырлыклары белән горурланабыз, – диде ул. – Брест крепосте оборонасы герое керәшен татары Петр Гавриловны, Днепрны кичүдә зур батырлыклар күрсәткән Казаннан рус егете Борис Кузнецовны, Чүпрәле районыннан кыю чуаш егете Петр Юхвитовны, урланган бомбардировщикта сер итеп сакланган концлагерьдан качып киткән мордва улы  Михаил Девятаевны, немец концлагерьларында фашистларга каршы яшерен эш алып барган татар шагыйре Муса Җәлилне, төнге авиация очучысы Мәгубә Сыртланованы һәм башкаларны хәтердә саклыйбыз».

Фашизмны җиңүгә сугыш кырларында һәм тылда күрсәтелгән батырлыклар аша ирешелгән. «Тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек рәхмәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Алар, бүләкләр һәм мактаулар турында уйламыйча, завод цехларында, конструкторлык бюроларында, фәнни лабораторияләрдә, иген кырларында җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Республика 70 тән артык завод һәм фабрика, министрлык һәм ведомстволарны, гомумән алганда, 260 меңнән артык кешене кабул иткән». Сугыш чорында республика 378 мең кешесен югалта. Шулай итеп, сугышка алынганнарның һәр икенчесе һәлак була.
 «Безнең йөрәкләрдә һәлак булганнарга кагылышлы авыр кайгы беркайчан да басылмаячак, аларның якты хәтере алдында баш иябез», – диде парламент җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча, утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бу көннәрдә бөтен республика буенча сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү дәвам итә, истәлекле чаралар үткәрелә. Тантаналы шартларда «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырыла һәм Мактаулы граждан исемнәре бирелә. Президент указы буенча федераль түләүләргә өстәп, Татарстан Рәисе сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга, блокадачыларга һәм балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына 50 шәр мең сум, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына 10 әр мең сум түләргә карар кылды.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында совет халкының батырлыгы турында тарихи хәтерне сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга чакырды. «Хәзерге шартларда безнең төп бурыч – бердәмлекне һәм бергәлекне саклау һәм ныгыту, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Ата-бабаларыбызның уртак Ватаныбыз файдасына бергә хезмәт иткәннәрен, үз телләренең, гореф-гадәтләренең төрлелеге белән бердәм дәүләтнең рухи мирасын арттырганнарын, аның уникаль күпмилләтле һәм күпконфессияле мәдәниятен формалаштырганнарын күбрәк һәм аңлаешлырак итеп сөйләргә һәм күрсәтергә кирәк. Шул рәвешле генә без барлык авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз, уйлаганнарыбызны тормышка ашырачакбыз, бергә – җиңәчәкбез!».
Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея Советы әгъзаларының, милли җәмгыятьләр җитәкчеләренең, муниципалитетлар вәкилләренең игътибарын Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы төстә уздыру зарурлыгына, ветераннарның һәркайсы белән шәхси эшне оештыру, аларга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү мәсьәләләренә юнәлтте. «Алар – булачак бәйрәмнең төп катнашучылары», – дип басым ясады ул.

Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар турында Дәүләт Советы депутаты, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең республика бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Нурлат шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева һәм «Безнең йорт – Татарстан» журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина сөйләде.

Утырыш эшендә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма директоры Ренат Вәлиуллин, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар