Логотип
Яңалыклар

ЕГЭ өчен – 25 000 сум акча

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучылар саны буенча  Татарстан быел лидер регионнар исемлегенә кергән.

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучылар саны буенча  Татарстан быел лидер регионнар исемлегенә кергән. Узган ел белән чагыштырганда, агымдагы елда «йөзбаллчылар» 18 кешегә күбрәк икән. 
Республикада бер фәнне 100 баллга 214 укучы тапшырган. Ике фән буенча 200 балл җыйган 11 укучы исәпләнә икән. 
Менә шул 200 балл җыйган укучыларга 25 000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Бер фәнен 100 баллга тапшырган укучыларга 15 000 сум акча каралган. 

Имтиханда 200 бал алган ике Казан егете – Алмаз Вәкилов һәм Әмир Гарифуллин үзләре теләгән уку йортларына кергәннәр. Алмаз А.И. Евдокимов исмендәге Мәскәү дәүләт медик-стоматологик университетын сайлаган, теш табибы белгечлеге алырга тели. Әмир Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет студенты булган. Укуларын тәмамлаганннан соң егетләр Татарстанда эшләргә планлаштыралар.   

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар