Логотип
Яңалыклар

Дубайда беренче фэшн ифтар узды

6 апрельдә Дубайда беренче халыкара Fashion Iftar узды. Бу – мондый форматта Россиядә уза торган иң масштаблы чара. Проектка нигез салган кеше – әхлаклы мода өлкәсендә танылган эксперт Җәннәт Мингазова.

– Ифтарны үзләрендә уздырырга тәкъдим итүчеләр  Казакъстан, Төркия, Үзбәкстаннан да булды. Мин исә аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уздырырга карар иттем. Россиядән Әмирлекләр белән хезмәттәшлеккә омтылучылар күп, республикабызның читтәге үсешенә үз өлешемне кертәсем килде, – дип уртаклашты ул проектка кагылышлы фикерләре белән. 

Чараны MATE BOX GENERAL TRADING L.L.C фабрикасы генераль директоры Иван Кузьмин, First Select (Камил Галиуллин), AZ-pro (Камилла Әмирханова), LWK Group (Тимур Кудратов) ярдәме белән Modest Covered командасы оештырган. Проектны оештыручылар Кәлимуллина Раилә Рөстәмовнага аеруча зур рәхмәт әйтә. 

Дубайда узган зур ифтар мәҗлесенә Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, һәм, әлбәттә, Россиядән кунаклар җыелган. Төрле шәһәр, төрле илләрдән килүчеләр саны 300 кешедән артып киткән. Алар арасында блогерлар, танылган шәхесләр, VIP-кунаклар да булган. 

Чараның интернациональлеге катнашучылар арасында да сизелгән. Мәсәлән, Россия аудиториясен үзе белән таныштыру һәм элемтәләр алмашу өчен, гарәп косметикасы һәм парфюмериясе бренды «Smart art» «fashion-market»ка үз продукциясен куйган. «Фэшн чараларда без элек тә катнаша идек, ләкин Россия аудиториясе белән беренче тапкыр таныштык һәм бик канәгать калдык. Кунакларның күбесе безнең продукция белән кызыксынды, сатып та алдылар, тагын килергә ышандырдылар», –  дип белдерде «Smart art» вәкиле.

Мода күрсәтү өлешендә Measure, Mama Asia, Naiman, Sun Breath, Methany, Eftina брендлары катнашкан. Дизайнерлар әйтүенчә, мондый форматтагы чаралар әхлаклы моданы популярлаштырырга ярдәм итә. 

Проектка нигез салган Җәннәт Мингазова әлеге ифтарны Татарстан чарасының халыкара мәйданга чыгуы дип атый һәм киләчәктә дә әлеге юнәлештә эшләп, Татарстан мәдәниятен Россиядән тыш та популярлаштырачагын әйтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар