Логотип
Яңалыклар

Дәүләт бүләкләренә быел кемнәр лаек?

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә үз өлешен кертүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә үз өлешен кертүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Дәүләт бүләкләренә ия булучы 46 кеше арасында мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә, мәгариф, икътисад,  сәнәгать, производство, социаль өлкә хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары да бар иде. 
«Бүген бу залда республикабызны икътисади һәм социаль өлкәләрдә алга җибәрүчеләр утыра. Сезнең фидакарь хезмәтегез Россия һәм Татарстанның югары дәүләт бүләкләре белән бәяләнде. Үз хезмәте белән республикабыз үсешенә өлеш кертүчеләрнең барысына да без рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларны котлап. 

Котлау сүзләреннән соң, чараның иң куанычлы мизгелләре – бүләкләрне тапшыру башланды. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең ректор вазыйфасын башкаручы Рафис Борһанов – Александр Невский ордены, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының вокал буенча репетиторы Венера Ганиевага Почет ордены тапшырылды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән – Татарстан Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Әскәров бүләкләнде. Шулай ук дәүләт бүләкләренә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Илнар Мирановлар да лаек булдылар.

фотолар Татарстан Республикасы Президенты сайтыннан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар