Логотип
Яңалыклар

Әдәби Сабантуйда – әдәби көрәш

 Китап яратучылар армиясе төзегән әдәби марафон проектының идея авторы Раил Гатауллин быел да әдәби сабантуй оештыра. Ул Апас районында узачак. 


 Китап яратучылар армиясе төзегән әдәби марафон проектының идея авторы Раил Гатауллин быел да әдәби Сабантуй оештыра. Ул Апас районында узачак. 

 

Татнет үстерү фонды ел дәвамында өч проект – #әдәбимарафон, #авылымгүзәллеге, #сәламәтиртә – гамәлгә ашыра. Быел #әдәбимарофон егерме дүртенче тапкыр уздырылды. Анда бер меңнән артык кеше финалга үтте. Марафонда Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан да катнашалар. «Китап укучылар арасында китап белән эшләүчеләр, пенсионерлар, укытучылар, балалар да бар. Марафонда гаилә белән катнашучылар да бар», – ди Раил Гатауллин. 


Әдәби Сабантуй әлеге өч проектка нәтиҗә ясау да ул. Быел китап сөючеләрне Апаста җыялар. Сабантуйның төп бәйгесе – әдәби көрәш. Анда 24 финалист арасында абсолют батырны сайлап алачаклар. Көрәшчеләр сәнгатьле итеп шигырь укуда көчләрен сынаячак. Шулай ук бәйрәмдә чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек башка милли уеннар да көтелә. Сәхнәдә танылган артистлар белән бергә үзешчән әдәби марафончылар да чыгыш ясый ала. 


 Сабантуйда #сәламәтиртә марафоны финалистлары өч чакрымга финал йөгерүе дә уза. Бәйрәмнән соң катнашучылар Апас районы музейларына экскурсиягә барачак. 

Фото: Татнетны үстерү фонды сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар