Логотип
Яңалыклар

«ДәртФест»ка барабызмы?

30 августа Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» фестивале узачак.



«ДәртФест 2024» – Татарстан Республикасы көнендә Казан Кирмәнендә узучы TatCultFestның дәвамчысы. Фестиваль заманча татар мәдәниятенә багышланган.


Фестивальгә килгән кунакларны җанлы татар музыкасы уйнаган ике сәхнә, милли дизайнерлар коллекцияләрен тәкъдим итү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан дизайнерлары һәм осталары ярминкәсе һәм шулай ук «Акыл фабрикасы»ннан лекцияләр көтә. Төгәлрәк:


12.00 – 21.00 дизайн-ярминкә
12.00 – 18.00 балалар мәйданчыгы
12.00 – 20.00 гаилә мәйданчыгы
15.00 – 17.00 мода күрсәтү
12.00 – 18.00 «Акыл фабрикасы» лекцияләре 
17.30 – 22.00 Зур һәм кече сәхнәдә концерт программасы. 


Шәһәрлеләр яратып өлгергән Кирмәннең Гавами урыннарында зур сәхнә корылачак. Анда Yummy Music артистлары: Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразыев, Эльвира Мифтахова, Juna төркеме Һәм Азат Гыйлметдин җырлаячак, Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме уйнаячак. Локаль инди-музыкантлар башкаруында Зуля Камаловага трибьют зур сәхнә программасының дулкынландыргыч өлеше булачак.


Кече сәхнәдә яшь җырчылар һәм инди-төркемнәр: Garipov, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Al Su, Elina, Алма, lunami, qaynar көтелә.


 Фестивальнең хедлайнеры – җырчы TATARKA.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар