Логотип
Яңалыклар

Бүген 40 меңнән артык балада күз авыруы

Хәзерге көндә республикада күз авыруы белән 400 меңнән артык кеше исәпләнә икән. Күз ул – уникаль орган. Яхшы күрү сәламәтлек билгесе булмаска да мөмкин, шуңа күрә елга 1 тапкыр табибка күренеп тору мөһим, ди офтальмологлар. Шулай ук тикшеренмичә күзгә дару салырга да киңәш итмиләр. Югары кан басымы, шикәр авыруы, баш сөяге эчендәге кан басымы, онкология авырулары булган кешеләргә, башка белгечләр белән берлектә, күз табибларында тикшеренүне мәҗбүри кирәк, ди офтальмологлар.

Бөтендөнья күз күреме көнендә офтальмохирург Элина Минхуҗинадан күзләребезне саклау өчен берничә киңәш тә бирде. «Компьютер, телефонда озак эшләгәндә, 45 минут саен туктап, күзләр өчен махсус гимнастика ясарга кирәк. Күзләрне уңга-сулга, аска һәм өскә карарга, нык итеп йомарга һәм ачарга, якындагы, аннары ерактагы ноктага карарга, күзләрне йомып үз исемеңне язарга кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес яшәү һәм туклану режимы алып барырга киңәш итәм. Күз гигиенасына да зур игътибар бирергә кирәк, күз ялкынсынуы авырулары да күз күремен начарайта. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итү мөһим, чөнки нәселдән килә торган авырулар да бар. Бу киңәшләр балаларга да кагыла, әти-әниләр сузып йөрмәсеннәр иде», – диде күз табибы. Балаларга килгәндә, табиблар чынлап та чаң суга. Статистика буенча, 40 меңнән артык балада күз авырулары бар һәм бу саннар арта гына. Әти-әниләр балаларын 7 яшькә кадәр булдыра алганча гаджетлардан ераграк тотсыннар иде, ди табиблар. 
Шулай ук кара күзлек киеп йөрүнең мода өчен генә түгеллеген дә ассызыклыйлар. Ультрафиолет нурлар күзгә зур зыян сала. Ләкин күзлекне махсус сертификаты булган кибетләрдән алырга киңәш итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар