Логотип
Яңалыклар

«Бу балалар беркайчан да мәктәпкә бармаячак!»

«Аделина, Рәминә, Самат, Тимур, Булат, Милена, Икром, Анфиса – бу балалар инде беркайчан да мәктәпкә бармаячак!» Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов чыгышын әнә шундый җанга тия торган сүзләр белән башлады.


Соңгы ун елда  республикада  юл-транспорт һәлакәтләрендә 148 бала үлгән. Агымдагы елның җиде аенда гына да  225 авария булып, аларда 242 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре, 8 бала якты дөнья белән хушлашкан. 


  Рөстәм Гарипов әйтүенчә, алар үлемендә, нигездә, балалар утырган машина йөртүчесе гаепле. Күп очракта рульдә аларның әти-әниләре һәм балалар тиешенчә  эләктерелмәгән була. «Автокреслолар – инспекторлар өчен кирәкми, штрафтан качу чарасы да булырга тиеш түгел, ул балалар куркынычсызлыгы өчен», – диде баш автоинспектор. 


 Транспорт чарасын йөрткән балалар гаебендә дә аварияләр булып тора. Балалар арасында электр самокатлары урынына хәзер питбайклар, ягъни кечкенә мотоцикллар популярлаша. Инспекторлар фикеренчә, алар артык кыйммәт түгел, ә икенчедән, бу транспорт чарасына теркәү уздырырга кирәкми. Шуңа аның республикада күпме икәнен белүче дә юк.  


Бүгенге көнгә Татарстанда питбайкта авариягә очрап өч үсмер һәлак булган. Аның берсенә кечкенә мотоциклны әти-әниләре туган көненә  бүләк иткән була. Димәк, үзләре дә аңламыйча, ата-аналар үлем бүләк итә. Баш инспектор мондый бүләкләр  бирүдән тыелырга киңәш итә. «Балага мототехника алып бирү –  рулетка уйнауга тиң ул», – ди.  
Фото: Министрлар Кабинетының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар