Логотип
Яңалыклар

БРИКС саммитына киберһөҗүмнәр

«Казан Экспо»да оештырылган матбугат үзәгендә узган брифинг вакытында Россия Президенты Киңәшчесе, саммитны оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков БРИКС саммитына дус булмаган илләрнең кызыксынуы көчле дип белдерде.


БРИКС саммитының цифралы инфрастурктурасына, чара операторы сайтына кичәдән бирле  массалы төстә киберһөҗүмнәр оештырылган. Аның сүзләренчә бу һөҗүмнәрнең көче  секундына 40 гигабит тәшкил итә.

Оештыручылар һөҗүмнәргә әзер булганнар һәм инфрастурктура куркынычсызлыгы структурасы булдырылган. «Саммитта катнашучыларга эшләргә уңайлы булсын өчен бөтен  булган мөмкинлекләрдән файдаландык», – дип белдерде ул. Президент Киңәшчесе белдерүенчә, Россиянең инновацион технологияләрен куллаганнар.


Татарстан башкаласында 22–24 октябрь көннәрендә БРИКС илләре башлыкларының XVI саммиты уза. 

Фото: Фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар