Логотип
Яңалыклар

Бердәнбер чара: сөйләшүдән тукта!

 Телефон аша алдалау очраклары   зур тизлек белән арта.   Узган ел   барлык   мошенниклык җинаятенең 25 процентын тәшкил итсә, быелның ярты еллыгында бу күрсәткеч инде 32 проценттан арткан. Хокук саклау хезмәткәрләре   «суга батучылар» бары үз-үзләрен генә коткара ала дип чаң кага. Бу җинаятьне туктатуга әлегә аларның көче генә җитми.   Халыкның үзенә сак булырга кирәк. 


 Телефон аша алдалау очраклары   зур тизлек белән арта.   Узган ел   барлык   мошенниклык җинаятенең 25 процентын тәшкил итсә, быелның ярты еллыгында бу күрсәткеч инде 32 проценттан арткан. Хокук саклау хезмәткәрләре   «суга батучылар» бары үз-үзләрен генә коткара ала дип чаң кага. Бу җинаятьне туктатуга әлегә аларның көче генә җитми. Халыкның үзенә сак булырга кирәк. 

 Моннан 5 ел элек  кырыгалдарлар арасында популярлаша башлаган дистанцион алдау төре  бүген иң күп җинаять очрагы.   Ярты ел эчендә генә дә   шундый 8,8 мең очрак теркәлгән. «Башка төр  караклык очракларын хокук саклау хезмәткәрләре әле урамнарда урнаштырылган видеокүзәтү җиһазлары аша тикшерә, профилактикалый алса, бу төр буенча  халыкны тулысынча саклап бетереп булмый», – ди «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов.


Кырыгалдарлар корбаннарына элегрәк банк хезмәткәрләре булып  шалтыратсалар, хәзер үзләрен ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы   вәкилләре итеп таныштыралар. Халыкны куркытып кую өчен: «Бу сөйләшү яздырылып бара», – дип әйтергә дә онытмыйлар әле. «Сезнең  исемнән кредит теркәлә, шул очракны тикшерәбез, бу минутларда кредит алу белән мәшгульсезме?» – дип кызыксыналар. Йә: «Исәп-хисап счетыгыздан акчагыз күчерелә», – дип алдыйлар. Акчаларны саклап калу өчен башка счетка күчерергә киңәш бирәләр.   


Мошенникларны артык акыллы дип әйтеп булмый, безнең халык наив! Ышаналар! Элек кырыкалдарларга акчаларын онлайн күчерсәләр, хәзер банкоматка барып акчаларын салдырып, арадашчы кулына тапшыралар. Рәмис Газимов дистанцион алдалауның соңгы очракларның берсе турында сөйләде. Үзе дә мәгълүмати куркынычсызлык өчен җавап биргән сак оешмасында техник директор булып эшләгән бер ир өч кредит рәсмиләштереп, мошенникларга 7 миллион сум акча күчергән! Акчаны күчереп бетергәч кенә алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.  


 Телефона аша тәүлегенә  бик күп кеше алдана.   Рәмис Газимов белдерүенчә, 26 июль көнне генә   13 кеше кәкре каенга терәлеп калуы турында гариза язган. Корбаннар кырыгалдарларга барлыгы 12 миллион сум   биргән. Элек пенсионерлар гына алдана дигән фикер йөри иде, хәзер бу кысалар юк инде. Алдану кешенең яшенә, социаль статусына, һөнәренә  дә бәйле түгел. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, 70-80 процент очракта банкоматка барып акчаларын алып, мошенникларга күчерәләр. Бу эш минут эчендә һич тә башкарыла алмый. 


Элегерәк булган алдау алымы да кабат популярлаша башлаган. «Туганнарыгыз юл фаҗигасенә эләкте, проблеманы хәл итәр өчен тиз арада акча җибәрегез», – дип шалтыраткан  кырыгалдарларга әле дә ышаналар икән. Корбаннар, нигездә, пенсионерлар. 
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре телефон алдаулары буенча 1800 җинаять ачкан, бер меңнән артык җинаятьчене тоткарланган. Күрсәткечләр Идел буе федераль төбәгендә иң яхшысы. Әмма югалган акчаларны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә дә бар җаваплылык  – халыкның үзендә. Хокук саклау хезмәткәрләре таныш булмаган кеше шалтыратса,  шундук сөйләшүне өзәргә киңәш итә.   Бары шулай гына акчаларыгызны янда калдыра аласыз. Ә инде сөйләшү озакка сузылса, алданганыгызны сизми дә калырсыз. Банктагы акчаларыгыз куркынычсызлыгы өчен күңелегездә шик туса, банк картасы артындагы номерга шалтырата аласыз. Шуны да онытмагыз: сездән башка исәп-хисап счетындагы акчаларыгызга беркем дә тия алмый! Бары тик кирәкле мәгълүматны гына читләргә әйтмәгез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар