Логотип
Яңалыклар

Балалы гаиләләргә социаль ярдәм

Бәйрәм алдыннан «Татар-информ» агентлыгында Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге башлыгы Эдуард Вафин һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балалы әниләргә дәүләт һәм республика ярдәме турында сөйләделәр.


Балалы хатын-кызларга гарантияләр хезмәт кодексында теркәлгән:
 – Өч яшькә кадәрге бала тәрбияләгән хатын-кызларны хезмәт командировкаларына җибәрү, өстәмә эшкә җәлеп итү, төнге, ял көннәрендә эшләтү чикләнә.
– 14 яшькә кадәрге бала тәрбияләгән ата-аналарның берсе, төпле сәбәп булганда, вакытлыча тулы булмаган эш көне терки ала. 
–  Инвалид йә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән (кечкенәсенә 14 яшь тулганчы) әти-әниләрнең берсенә үзләренә уңайлы вакытта еллык түләнә торган ял бирелә.


Социаль ярдәм чаралары:
–  Авыл җирендә яшәгән хатын-кызга 25 яшенә кадәр бала тапса – 50 мең сум күләмендә, өченче һәм аннан соңгы баласына – 100 мең сум түләү каралган. 2018 елдан бирле бу түләүне 14 меңнән артык хатын-кыз алган. 


Аз керемле гаиләләргә социаль ярдәм:
– 3 яшькә кадәрге балаларга дару алу өчен елга 10 мең сум.
– Яңа туган балаларга комплектлар бирү.
– Күп балалы аз керемле гаиләләргә балалар бакчасына түләүләргә 100 процент күләмендә компенсация.


Медаль: 
 – «Ана даны» медале 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләргә бирелә. 2000 елдан бирле аны 1,5 мең хатын алган.
– 2022 елда «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды. Әлеге медаль 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләргә бирелә. 2022 елдан бирле ул
13 гаиләгә тапшырылган.

Күп балалы гаиләләр
 Ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга артып, 57 959 га җиткән. Әлеге гаиләләргә дә социаль ярдәмнәр каралган. 
– 6 яшькә кадәрге балаларга дару алу өчен 171 сум күләмендә субсидия.
– Торак-коммуналь түләүләренә 30 процент субсидия (социаль нормалар өчен генә).
– Транспортта йөрер өчен 384 сум субсидия.


Инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә:
– 18 яшькә кадәр ай саен өстәмә түләү.
– Инвалид бала тәрбияләнгән гаиләдә ата-ананың берсенә айга 4 көн түләнә торган ял бирелә.


 Ана капиталы 
Быел ана капиталы күләме 9,5 процентка индексацияләнде. Хәзер беренче баласы туган ата-аналар 690 мең сум акча ала. 
Бердәм пособие гаиләнең уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булганнарга билгеләнә. Ул балаларга 14 621 сумга кадәр булырга мөмкин. 


Лаеклы ял 
Өч бала тудырган (яки уллыкка алган) һәм тәрбияләгән әниләр – 57 яшьтә, дүрт балалы аналар – 56 яшьтә, биш һәм аннан да күбрәк балалылар – 50 яшьтә лаеклы ялга чыга. 

Татарстан халкының 53,3 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар