Логотип
Яңалыклар

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев гаиләсе бүген ничек яши?

11 май көнне Казандагы 175 нче гимназиядә үтереш, канлы вакыйгалар китереп чыгарган Илназ Галәвиевның әтисе Ринат Baza telegram-каналына гаиләдәге, тормышларындагы хәлләр турында сөйли. 

11 май көнне Казандагы 175 нче гимназиядә үтереш, канлы вакыйгалар китереп чыгарган Илназ Галәвиевның әтисе Ринат Baza telegram-каналына гаиләдәге, тормышларындагы хәлләр турында сөйли. 

 

Бүгенгәчә улы белән күрешкәне юклыгын, баласыннан ваз кичәргә җыенмавын  әйтә. «Илназдан ничек инде ваз кичим? Әтисе бит мин. Менә киемнәр тапшырдык аңа, юкса һаман кулга алынган киемнәрдән иде бит, –  ди әти кеше. – Бик күрәсем килә. Икәүдән-икәү генә калып, күзләренә туры карыйсым, берничә «йомшак» сүз әйтеп, иманын укытасым килә...» 

Беренче көннәрдә журналистлар гаиләне тәмам җәфалап бетергән. Кибеткә азык-төлеккә чыгарга да ирек бирмәгәннәр. Ишекләрне туктаусыз дөбердәтеп, хәтта берничә сәгатькә утны өзеп тинтерәткәннәр. Таныш түгел кешеләр соцчелтәрләрдә Илназның энесенә төрлечә яныйлар,  «туганнарыгыз да үтерүдә катнашкан», – дип язалар. Соңрак полиция хезмәткәрләре аның телефонын алган, малай мәктәпкә йөрми башлаган, өйдә укуга күчәргә мәҗбүр булган. Илназның әнисе һаман стресс хәлендә, караваттан тора алганы юк икән. 

«Миңа, киресенчә, эштәгеләр кырын карамады. Хәлемә керә белделәр. Рәхмәт аларга! Безнең коллектив әйбәт шул!» – ди Ринат. 

Әти кеше улының беркайчан да агрессив булмавын, ачуы килсә, ишекне каты итеп ябып чыгудан узмавын сөйли. Агрессия берничә ай элек сизелә башлый. Илназның баш өянәге 8-9 нче классларда укыганда билгеле була. Ул еш кына башы авыртудан зарлана. 

 19 яшьлек Илназ Галәвиев бүгенге көндә Мәскәүдә, экспертиза үткәрелмичә, аның белән күрешү рөхсәт ителми. СИЗОда ялгызлар камерасында тәүлек буе күзәтү астында. Аңа гомерлек тоткынлык яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар