Логотип
Яңалыклар

Балаларга – гаилә үзәкләре 

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» берләшмәсендә торучы хатын-кыз депутатлар әти-әнисе аерылган балаларга ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Бу уңайдан түгәрәк өстәл утырышы уздырдылар. 


Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет-Надежда» берләшмәсендә торучы хатын-кыз депутатлар әти-әнисе аерылган балаларга ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Бу уңайдан түгәрәк өстәл утырышы уздырдылар. 


 Борчылырлык урын да бар, аерылышучылар саны елдан-ел арта. Ир белән хатын бу адымга аңлап барса, кечкенә яшьтәге бала әти белән әнинең аерым яши башлавын аңлап, кечкенә йөрәге белән кабул итеп бетерә алмый. Бу – аның өчен күңел ярасына әйләнергә мөмкин. Өлкәннәр, гадәттә, тормышның ул чорында балаларга игътибар итеп бетерми. Моңсуланып киткәнен күрсә, вакыт узгач, үтәр дип кенә куя. Әмма түгәрәк өстәлдә катнашкан психологлар бу хәл якын кешесе үлгән кебек үк, бала өчен зур стресс, ди. ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда республикада узган ел 14 мең гаилә таркалган. 9 мең гаиләдә балигъ булмаган балалар яшәгән.

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Энҗе Фәхретдинова белдерүенчә, шәһәрдә белем алган 200 мең баланың 20 процентка якыны тулы булмаган гаиләдә яши. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волонец белдерүенчә, узган ел суд залларында бала тәрбияләүгә кагылышлы 834 бәхәсле эш каралган. Зурлар үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганда баланың психологик хәле читтә кала. Шуңа күрә депутат хатын-кызлар башкалада балаларга психологик ярдәм күрсәтү өчен гаилә үзәкләре булдырырга киңәш итте. Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә ата-аналары аерылган вакытта балалар белән психологлар эшен көчәйтергә, тернәкләндерү программалары төзергә тәкъдим итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар